Виктор Никифоров «Иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе -2024» конкурсының зона этабы лауреаты булды
«Гвардия» эзтабарлар отряды җитәкчесе инде ун елдан артык яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү белән шөгыльләнә.
17 майда Әлмәттә «Татарстанның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе-2024» республика конкурсының зона этабы узды.
Әлеге конкурста Зәйнең «Гвардия» эзтабарлар отряды җитәкчесе Виктор Никифоров катнашып, лауреат булып танылды.
Бәйгедә Виктор Михайлович җәмәгать тәрбиячесенең профилактик эш тәҗрибәсе белән уртаклашты, балигъ булмаганнар эшләре бүлегендә исәптә торучы яшүсмернең төзәлү юлына басып, уңышларга ирешүе, аның төрле чараларда актив катнашуы турында сөйләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев