Ветеран хәрбиләрне җиңүгә өнди
Анна Моисеевага – 101 яшь.
15 февраль иртәсе быел да Зәебездә Бөек Ватан сугышы ветераны, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры Анна Моисеева фатирында тантаналы чара белән башланып китте. Быел мөхтәрәм затка 101 яшь тулды.
Өлкән буын Ватан сакчысының туган илгә мәхәббәткә багышланган сүзләре бүгенге махсус хәрби операция барган мизгелләрдә аеруча зур мәгънәгә ия. Шуңа да Анна Ивановна янәшәсендә яшь буынның, хәрбиләребезнең булуы аеруча куанычлы.
“Үз илен яратканнар гына кендек каны тамган җирдә бәхетле гомер кичерә. Илебезне, кече Ватаныбызны сакларга, якларга, бөтәйтергә йөз тотыгыз, балалар. Безнең буын яулаган җиңүнең мәгънәсе югалмасын”, – ди ул.
Анна Моисееваны тәбрикләргә килгән әфганчылар, махсус хәрби операциядә катнашкан Евгений Ильин, социаль яклау бүлеге әгъзалары, сәнгать әһелләре, район башлыгы Разиф Кәримов – барысы да мөхтәрәм ветеранга җылы теләкләрен җиткерделәр.
– Анна Ивановна, патриотик рухның аеруча калкуланган чорында сезнең янәшәбездә булуыгыз безнең өчен бик мөһим. Сез адәм чыдамаслык авыр шартларда Бөек Ватан сугышында җиңү яулау өстенә, ныклы буынның көчле вәкиле булып бер гасырдан артык гомер яшәп тә, ул чор кешеләренең нинди нык булуын тагын бер кат дәлиллисез. Сезнең буын алдында без аеруча җаваплы. Ил азатлыгы өчен үз-үзегезне аямыйча көрәшүегез, сугыштан соңгы авыр еллардагы фидакарь хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә! Һаман да яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүгә зур өлеш кертәсез. Без сезгә тән сихәтлеге, имин көннәр телибез, – диде район башлыгы.
РФ Дәүләт Думасы депутатлары Айдар Метшин, Олег Морозовның ярдәмчеләре Резеда Байкеева һәм Гөлнара Феофанова, ТР Дәүләт Советы депутаты Николай Нефедов исеменнән Эльмира Хуҗина ветеранга котлаулар җиткерделәр, депутатлар бүләкләрен тапшырдылар.
Анна Ивановна районның Подгорный бистәсендә ишле гаиләдә үскән. Ул мәктәпне тәмамлаганда сугыш башлана. Кыз шәфкать туташы булырга курслар тәмамлый, аның уенда инде фронтка китеп, яралы солдатларга ярдәм итү теләге сугыш башланган көннән бөреләнгән була. Шулай итеп, Анна Моисеева белән аның тагын дүрт сыйныфташы Беренче Белоруссия фронтының 61нче армиясе 473нче күчмә кыр хирургия госпиталенә шәфкать туташлары сыйфатында эләгәләр. Анна Ивановна 1945 елга кадәр кече медицина хезмәте сержанты буларак фронт юлы үтә. Авыруларны карау һәм дәвалауда зур тырышлык куя, алай гына да түгел, ул оста атучы да була. Шуңа да аның күкрәген күп кенә башка орден-медальләр белән бергә “Ворошилов атучысы” («Ворошиловский стрелок») күкрәк билгесе бизи.
473нче кыр-хирургия госпитале белән Анна Моисеева Берлинга кадәр барып җитә. Белев – Кенигсберг, Балтыйк буе – Орел – Курск дугасы – Польша – Берлин юнәлешендә сугышчан юл уза. Анна Моисеева Җиңү флагын Рейхстагка кадау шаһиты була. Рейхстаг стенасында үз имзасын калдыра. Ә командованиедән Рәхмәт хатын аңа Берлинда Советлар Союзы маршалы Георгий Жуков шәхсән үзе тапшыра.
Зәйгә исә ул 1946 елда кайта, 41нче Карамалы балалар йортына эшкә урнаша. Аннан Анна Ивановна район дәваханәсендә шәфкать туташы булып 40 ел хезмәт куя. Ә лаеклы ялга чыккач, музей өчен сугыш темасына экспонатлар җыюга зур өлеш кертә.
Бүгенге көндә Анна Ивановна кызы Надежда Ивановна гаиләсе һәм махсус билгеләнгән социаль хезмәткәр Разия Вотинова ярдәме белән үз фатирында күркәм гомер итә.
– Бүген хәрби зонада булган ир-егетләребезнең нинди шартларда яу кырында булуларын бөтен йөрәгем белән аңлыйм. Аларга түземлек, җиңү белән әйләнеп кайтуларын телим, – ди ветеран.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев