Укучыларыбызга рәхмәтлебез
19 май – Татарстан матбугаты көне.
Районыбыз матбугатының чишмә башы 1935 елга барып тоташа. Шунысын искәртергә кирәк, Зәй җирендә беренче газета нәкъ менә татар телендә нәшер ителә башлаган һәм ул “Кызыл Зәй” баш исеме астында дөнья күргән. Шул рәвешле быел без район матбугатына 89 ел тулуны билгеләп үтәбез. Ә безнең “Зәй офыклары”ның тәүге саны 1990 елның 9 июнендә чыккан. Шушы вакыттан алып газетаның 4306нчы саны дөнья күрде. Без барлык газета укучыларыбызны уртак бәйрәмебез белән котлыйбыз. Укучылары булганда газета яши, тугры дусларыбызга рәхмәтлебез.
Бүгенге көндә газетаны чыгару өстендә өч хезмәткәр эшли. Алар – баш мөхәррир Энҗе Әгъләмова, корреспондент, корректор Клара Ермолаева, газетаны компьютерда калыплаучы оператор Гүзәл Әхмәтшина. Коллектив кечкенә булса да, газетаны сыйфатлы, укучылар өчен файдалы материаллар туплап әзерләүгә зур игътибар бирелә. Без укучыларыбыздан үзләрендә булган яхшы хәбәрләр белән даими уртаклашып торуларын сорыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев