Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Уку йорты — яшьләребезне һөнәргә өйрәтүче, матур гамәлләргә берләштерүче үзәк

Бүген 2 октябрьдә илебездә урта һөнәри белем бирү йортлары көне билгеләп үтелә.

Статистик мәгълүматларга караганда,  бу көнне Россиядә 200 меңнән артык педагог һәм 4 миллионга якын яшь кеше бәйрәм итте. Әлбәттә, бу элекке елларда урта һөнәри белем алучыларга да кагыла. Ә Зәебездә эшләп килүче политехник колледж ике бәйрәмне бергә билгеләде. Уку йортына быел 45 ел тулды.

Бүгенге көндә колледжда 555 студент белем ала. Аларны 20 педагог, 12 мастер һөнәр осталыкларына өйрәтә.

— Безнең уку йорты тарихы Зәй тарихы белән аерылгысыз. Ул 30нчы һәм 32нче училищелар һәм соңрак 98нче лицей машина төзүчеләр техникумы берләшүдән барлыкка килгән уку йорты. Бүгенге көндә бездә 12 төрле һөнәр белгечлеге алу мөмкинлеге бар. Педагогларыбыз да, студентлар да актив тормыш белән яшиләр, һәртөрле бәйге, конкурсларда катнашып уңышлар яулыйлар. Ә иң куанычлысы — коллективыбызга элек үзебездә белем алганнар яшь белгечләр буларак кайталар. Бүген инде шундый сигез яшь педагогыбыз бар. Шулай ук безнең уку йортын тәмамлап, хәзер районыбыз үсешендә билгеле урын тотучы, җитәкче урыннарда эшләүчеләр дә безнең горурлыгыбыз. Шундыйлардан Анатолий Трошин, Айбулат Таҗиев, Сергей Максимов, Александр Чапковларны атап үтәргә була, — дип сөйләде колледж директорының укыту эшләре буенча урынбасары Елена Горшенина.

Шәһәребездә политехник колледж экологияне саклаучы волонтерлар отряды, эзтабарлар, яшьармиячеләр, һәр төрле патриотик чараларда әйдәп баручылар буларак та билгеле. Хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүчеләр арасында да әлеге уку йортын тәмамлаучылар шактый. Билгеле спортчылар тәрбияләүдә дә үрнәк белем йорты. Мәсәлән, чаңгычылар Софья Козенкова, Вадим Бирюков, билбау көрәше буенча Ләйсән Хуҗина, Камил Извеков, милли көрәштән Руслан Тучин инде ил күләмендә танылдылар, алар колледж горурлыгы. Республика күләмендәге ярышларда призлы урыннар алучы спортчылар да бик күп. Бирегә район мәктәпләрен тәмамлаганнардан тыш, күрше-тирә шәһәр-районнардан да, Киров, Ульян өлкәләре, Пермь краеннан да килеп укучылар бар.

Соңгы елларда колледж студентлары төрле һөнәри бәйгеләрдә күп призлы урыннар яулаулары белән дә танылды.

Узган уку елында Наталья Горбунова «Абилимпикс 2023» һөнәри осталык чемпионатында республика командасы составында Мәскәүдә узган финалда катнашып өченче урын алды. Ә «Профессионаллар» чемпионатында «Электртапшыру линиясе кабельләрен эксплуатацияләү» компетенциясендә Раил Нуруллин икенче урын алды. Ә «Пешекче эше» компетенциясендә педагог-мастер Светлана Иванованың кызы, шәкерте, 6нчы мәктәп укучысы Татьяна өченче урынны алуга иреште.

Уку йортында иҗади эшчәнлек белән шөгыльләнүчеләр өчен дә шартлар тудырылган. «Лицей» театраль студиясе күп кенә студентларны берләштерә, алар район күләмендәге мәдәни чараларда да актив катнашалар.

Гомумән, политехник колледж тулы канлы тормыш белән яши. Алга таба да уку йортыбызның күп яшьләргә башлангыч һөнәри белем бирү үзәге, максатларын тормышка ашыру урыны булуын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев