Тыйнак егет иде ул Юрий, герой булды
Каһарман егет истәлегенә: зәйлеләр махсус хәрби операциядә һәлак булган якташыбыз Юрий Жаров турында истәлекләре белән уртаклаштылар.
“Ватан-Ана чакыра! Анда безнең егетләр, мондый вакытта мин читтә кала алмыйм!” Зәйнең курку белмәс егете Юрий Жаров махсус хәрби операция зонасына киткәндә әнә шулай дип төпле үз фикерен әйтә. Кызганыч, Юрий хәрби бурычын үтәгәндә 1 июльдә батырларча һәлак була.
Юрийга нибары 29 яшь кенә иде. Шулай булуга карамастан, ул авылдашлары, укытучылары, дуслары-якыннары хәтерендә, бер-берсен уздыра-уздыра, күз яшьләре белән сагынып сөйләрлек матур истәлекләр калдырган.
“Анда безнең егетләр!”
Юрий 1994 елның 1 декабрендә Урта Пәнәче авылында күп балалы гаиләдә туа. Ул гаиләдә иң кечесе була. Малайга ике ай булганда әнисе фаҗигале төстә үлә. Әтисе Анатолий Антоновичка балаларын ялгызы үстерергә туры килә. Тормыш аны нык сынаган. Олы улларын велосипедта барганда машина бәрдергән. Тагын бер уллары авырудан үлгән.
-Мин балаларга әти дә, әни дә булдым. Коймагына кадәр үзем пешерә идем. Юрий бик эшчән, тырыш, батыр булып үсте. Яхшы ул да, ышанычлы дус та иде ул. Икенче мәртәбә хәрби операция зонасына китәргә карар кылгач, мин аны бу уеннан кире кайтырга бик нык үгетләдем. Син инде Ватан алдында үз бурычыңны үтәдең, дип тә карадым. Аның карары ныклы иде: “Анда безнең егетләр! Әти, ничек мин аларны калдыра алыйм...” диде, - дип күз яшьләренә буылып искә ала әтисе Анатолий Александрович.
Юрий Жаровка Гадәттән тыш хәлләр минситрлыгында хезмәт куйганда күп тапкырлар кешеләрне коткарырга туры килгән. Курку белмәс, көчле, ватанпәрвәрлек кебек сыйфатлары көчле бәдәнле егетне Ватан сагына басарга этәргән дә. Махсус хәрби операция башлану белән ул контракт төзеп, илебез сагына баса. Десант-штурм гаскәрләрендә хезмәтен намус белән батырларча үти. Контракты тәмамланып, 2022 елда туган якка кайткач, аңа “Энергетик” Мәдәният сараенда тантаналы төстә “Батырлык өчен” медале тапшырылды. Әмма Юрий сугышчан дусларын озакка калдыра алмый, 2023 елның октябрендә Россия Оборона министрлыгы белән кабат килешү төзеп, яңадан илебез чикләрен сакларга китә, шуның белән чын патриот булуын, Ватанга һәм хәрби бурычка тугрылыгын исбатлады. Май аенда ялга кайткач очрашкан идек без аның белән.
-Ватан-Ана чакыруы буенча китәргә булдым. Үзебезнең егетләр белән бергә булу, ярдәм итү өчен янә контракт төзедем, – дигән иде ул кыска гына итеп.
Ул бу юлы каһарманлыгы һәм фидакарьлеге өчен III дәрәҗә Хәрби батырлык өчен ордены белән бүләкләнгән иде.
Чын дус иде
"Юрий беркайчан да кемнедер кимсетүләргә, рәнҗетүләргә юл куймас иде. Һәрвакыт якларга ашыкты. Ул һәрвакыт авылдашлар, дуслар өчен дә ышанычлы, ярдәмчел кеше булды. Мин аның үрнәгендә спортка тартылдым. Аны бик якын дустым итеп кенә түгел, ә абыем кебек күрә идем”, - дип искә алды егетне дусты Станислав Николаев.
Юра мәктәп елларыннан ук спорт белән чыныгып үсә. Көрәш, штанга күтәрү белән мавыга. Өч мәртәбә Татарстан чемпионы була. Армия хезмәтеннән соң ул үзе өчен шактый куркыныч, ләкин шулай ук героик һөнәр сайлый: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының коткаручысы була. Мөгаен, физик һәм психологик яктан көчле булуы һәм чыдамлыгы аңа барлык хәрби бурычларны лаеклы үтәргә ярдәм иткәндер. Авылдашлары үзләре белән янәшәләрендә чын герой, үз иленең чын патриоты яшәвен сизми дә калгандыр.
“Кеше авырлык килгәндә сынала. Беребезнең дә Юрий яу кырына үз теләге белән китәр дип башына да килмәде. Ул анда акча-дан артыннан түгел, ә йөрәк кушуы буенча китте. Чын героебыз безнең ул, бар кешегә дә орден-медальләр бирмиләр, бу - аның лаеклы бүләкләре, чөнки ул үз тормышы бәрабәренә илебез азатлыгы өчен көрәште. Юрий чын дус та иде. Ул беркайчан да үз батырлыклары, сугыш кырында күргәннәре турында сөйләп йөрмәде, тыйнак егет булды. Ә менә бер шундый уникаль очрак турында сөйләде ул миңа. Ул армиядә украин егете белән бергә хезмәт иткән. Махсус хәрби операция зонасына икенче мәртәбә киткәч, язмыш ихтыярыдыр, аларның бер-берсеннән берничә километрда гына булуы ачыклана. Икесе ике яктан үз Ватанын яклый. Бу, әлбәттә, тормышта көтелмәгән очраклар булуына бер мисал. Алар шалтыратышып сөйләшеп, очрашалар, берничә көн ташландык окопта бергә булалар. Икесе дә үз Ватаннарын сакларга ант итсәләр дә, алар арасында бернинди дә дошманлык булмый, - дип сөйләде Югары Пәнәче авыл җирлеге башлыгы Мөнир Туктаров.
Шигъри җанлы да иде ул
Юрийның шигъри җанлы булуын да әйтеп китәсе килә. Ул мәктәптә башлангыч сыйныфларда укыганда ук шигырьләр язган. Күбесе аларның иң газиз кешесе – әнисенә багышланган.
- Мин Юраны кечкенәдән үк беләм. Ул тик тора белми иде. Аны һәрвакыт “Ягез әле, егетләр!” район ярышларына ала идем. Һәм командабыз аның тырышлыгы белән җиңүләр яулап килде. Һәм бервакыт мин аның укудан соң эшләгәнен белеп гаҗәпләндем. Берсендә карыйм, юл буйлап кемдер йөгерә. Баксаң, Юра икән. Ул Түбән Пәнәчегә бер фермерга дәресләрдән соң эшкә йөри икән. Ә түләү сәгать буенча. Күбрәк акча эшләү өчен үҗәт егет эшкә дә йөгереп бара иде. Ул күпләргә үрнәк булды, - дип искә алды укытучысы Николай Карташов.
Юрий Жаров махсус хәрби операция зонасында күрсәткән батырлыгы, кыюлыгы өчен, һәлак булганнан соң, Батырлык ордены белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев