Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Түбән Биш авыл җирлеге башлыгы медаль белән бүләкләнде

Дәүләт бүләген Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

Бүген Зәй  делегациясе Җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чарада катнашты. Алдынгы муниципаль хезмәткәрләргә Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләре тапшырылды. Алар арасында  Түбән Биш авыл җирлеге башлыгы Дамир Насертдинов та бар. Ул  күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, җирле үзидарә органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеген арттыруга лаеклы өлеш кертүе өчен  «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен» медале белән бүләкләнде. Аңа бүләкне республика Рәисе  Рөстәм Миңнеханов  Россия Федерациясендә Җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чарада тапшырды.

 Фото ТР Рәисе сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев