Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов: «Зәйдә тотрыклы җитештерү күзәтелә»

«Энергетик» мәдәният сараенда Зәй муниципаль район Советының утыз җиденче сессиясе бара.

Ә «Энергетик» мәдәният сарае фойесында кунакларны районның эре җитештерү предприятиесе һәм авыл хуҗалыгы тармагы оешмалары күргәзмәсе каршы алды. Биредә һәр оешма җитәкчесе үз продукцияләре, алга куелган планнары турында сөйләделәр.

Сессиянең пленар утырышында төп доклад белән чыгыш ясаган Разиф Кәримов 2023 елда башкарылган эшләрне бәян итте, 2024 елга куелган максатларны белдерде.

«Гыйнвар — ноябрь айларында Зәй предприятиеләре һәм оешмалары тарафыннан 44,2 млрд. сумлык товар җитештерелеп сатылды, 2022 елның 11 ае белән чагыштырганда үсеш 111,7%. Бүгенге көндә сәнәгать предприятиеләре үз җитештерү программаларын үтәп килә. Узган елның беренче 11 аенда район буенча уртача айлык хезмәт хакы 53,5 мең сумнан артып китте. Бу 2022 елның шул ук чорына карата 119 % дигән сүз. Район икътисады нигезен сәнәгать тәшкил итә, шул исәптән эшкәртү-җитештерү тармаклары — 34,9%, энергетика — 19,5%, нефть чыгару — 34,7% биләп тора», — дип ассызыклады үз чыгышында Разиф Галиевич.

Ул шулай ук яңа җитештерү тармагы буларак районда клинкер кирпиче ясау цехы ачу планы булуын әйтте. Моның өчен инвестицияләр 300 млн. сумнан артык булачак, елга 30 млн кирпич җитештерү күздә тотыла. Район башлыгы министрдан бу юнәлештә проектны тормышка ашыруда ярдәм сорады.

Фикер алышуларда райондагы авыл җирлекләрендә яшәүчеләрнең активлыгын күтәрү темасы да кузгатылды. Соңгы елларда Зәй районында бу уңайдан шактый нәтиҗәле эшләр башкарылды. Авыл җирлекләрен үстерү кысаларында соңгы 9 ел эчендә 770 яңа йорт файдалануга тапшырылган, 68 км суүткәргеч төзелгән, 8 яңа клуб, 7 универсаль спорт мәйданчыгы сафка бастырылган, 85 км юл төзекләндерелгән. Мидхәт Шаһиәхмәтов алга таба да авылларда уңай шартлар тудыруны көн үзәгендә тоту мөһимлеген белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев