Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Светлана Лугинина: «Территориаль иҗтимагый үзидарәләр — бистәләрне үстерү өчен мөмкинлек»

Агымдагы елның 1 гыйнварыннан Иске Зәйдә «Продвижение» һәм «Маяк» территориаль иҗтимагый үзидарәләре эшли башлады.

«Маяк» үзидарәсе рәисе итеп — Светлана Лугинина, «Продвижение» рәисе итеп Олеся Пукаева сайланды. «Маяк» үзидарәсе рәисе Светлана Лугинина белән үзидарә эшчәнлеге, киләчәккә нинди планнар корулары турында әңгәмә кордык.

 Светлана Николаевна, «Маяк» — яңа оешкан үзидарә. Ул кайсы урамнарны колачлый?

— «Маяк» ТИҮ шәһәр Советы карары белән оештырылды, аның үз Уставы булдырылды. Безнең үзидарәгә Совет урамындагы 10-65, Орджоникидзе урамындагы 1-80, Зәй урамындагы 1-39, Романтиклар урамындагы 1-5а, Толстой урамындагы 1а-98, Пролетар урамындагы 2/1-68, Кызылармиячеләр урамындагы 1-60, Мәктәп урамындагы 1-53нче йортлар карый.

 Үзидарә эшчәнлеге ничек оештырылган? Сезгә нинди бурычлар йөкләнә?

— Территориаль үзидарәләргә нигездә җәмәгать тәртибен кайгырту, ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә булышу, территорияләрнең чисталыгы-пөхтәлегенә ирешү кебек мәсьәләләр белән шөгыльләнергә туры килә. Безнең бурыч — халыкның ихтыяҗларын, проблемаларын якыннан өйрәнү һәм хәл итү, бу мәсьәләләрне район җитәкчелегенә җиткереп, бергәләшеп хәл итү юлларын эзләү, кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту.

— Эш башлаганда кыенлыклар белән очрашырга туры килдеме?

— Алай әллә ни кыенлыклар булмады. Быелгы кыш карлы булу нәтиҗәсендә азрак аңлашылмаучанлыклар килеп чыкты анысы. Халык арасында урамнарны кардан бер мизгелдә чистартып бетереп булмавын, азрак сабыр итәргә кирәклеген аңлату эшләре алып барырга туры килде. Кар күп булу сәбәпле, чүп машиналарының да графиктан чыккан очраклары булды. Әмма без шәһәр башкарма комитеты белән берлектә бу кыенлыкларны җиңеп чыга алдык.

— Сез бит әле 1нче мәктәптә директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары булып та хезмәт куясыз...

— Иске Зәй мәктәбендә укытучы булып эшләү миңа территориаль иҗтимагый үзидарә эшчәнлеген алып баруда ярдәм итә. Чөнки мин Иске Зәйдә яшәүче гаиләләрнең күбесен беләм. WhatsApp мессенд-жерында үз төркемебез бар. Булган бар проблемаларны, тәкъдимнәрне, яңалыкларны әлеге төркем аша җиткереп барабыз. Вконтактеда «Маяк» төркемендә эшчәнлегебезне, халыкны уяу булырга чакырган белешмәлекләр, мәдәни, спорт чаралары турында язмалар бирәбез.

— Алга таба нинди максатлар куеп эшлисез?

— Әлбәттә, беренче чиратта йорт яны территорияләрен төзекләндерү. Хәзер санитар-экологик икеайлык бара. Территорияләрне чистарту буенча халыкны өмәләрдә катнашырга актив тартырга кирәк. Бу эшләргә яшь буынны да җәлеп итәчәкбез. Чисталык, тәртип үзебез өчен бит. Шулай ук конкурсларда катнашып, грантлар аша территорияләрне төзекләндерү максаты белән эшлибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев