Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Татарстанның иң өлкән кешесе — Зәйдә яшәгән 108 яшьлек әби вафат

Бүген иртән Татарстанның иң өлкән кешесе Антонина Чижова вафат булган.

Аңа 29 майда 109 яшь тулган булыр иде.

Антонина Михайловна Казахстанда туган, Беренче Бөтендөнья сугышы, Бөек Ватан сугышы чорын кичергән. Зәйгә 80 яшендә күченеп килгән. Аны ГРЭС төзергә килгән энесе бирегә чакырган. Зәйне яратып яшәдем, дигән иде ул бер сөйләшүдә.

«Ул телевизордан яңалыкларны карап бара, сәясәт белән кызыксына, ил башлыкларының барысын да хәтерли. Күңел ачу тапшыруларыннан „Могҗизалар кыры“ программасын яратып карый», — дип язган идек без аның турыда 108 яшендә.
Әбинең якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев