Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Татарстанда район җитәкчесе булган беренче хатын-кыз юбилеен билгеләп үтә

Бүген, 17 апрельдә, Зәй районының Мактаулы гражданины Татьяна Васильевна Воропаевага 70 яшь тула.

Ул — Татарстанда финанс кризисы шартларында муниципаль районны җитәкләгән беренче һәм бердәнбер хатын-кыз. Бу аның гадәти булмаган лидерлык сыйфатлары турында сөйли. Тормыш буенча остазы итеп Ринат Шәех улы Фәрдиевны (1999-2008 елларда Зәй районы башлыгы) саный. Татьяна Васильевна Зәй районы өчен күп эшләр башкарды: бу федераль һәм республика программаларын уңышлы тормышка ашыруга да, төзекләндерү, социаль-мәдәни инфраструктураны үстерү мәсьәләләренә дә кагыла. Зәй районы башлыгы булып Татьяна Васильевна алты ел — 2008 — 2014 елларда эшләде.

2014 елдан ул бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты итеп сайланды. 2019 елда Татьяна Васильевна, парламентның социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының этика кагыйдәләрен үтәү буенча комиссиясе әгъзасы буларак, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медаленә лаек булды. Дәүләт Советында эшләгәндә Татьяна Воропаева социаль юнәлештәге, аерым алганда, яшьләр һәм гаилә сәясәте мәсьәләләренә кагылышлы 25 закон инициативасы белән чыгыш ясады.

2019 елдан Татьяна Васильевна «Яз» Татарстан төбәк иҗтимагый хәйрия оешмасы советы рәисе булып эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев