Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Зәй малаеның Яңа ел теләген үтәде

ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Зәйдә яшәүче 8 яшьлек Максим Ежковның Яңа ел хыялын тормышка ашырды.

Бүген министр Фәрит Мөдәррисович һәм район башлыгы Разиф Кәримов Ежковлар фатирында булып, әлеге гаиләне Яңа ел бәйрәме белән котладылар, бүләкләр тапшырдылар.

Әлеге гаиләдә өч бала үсә. Викага – 12, Настяга – 10, Максимга 8 яшь. Һәр баланың үз шөгыле бар.  Вика гитарада уйный, җиңел атлетика һәм гимнастикага йөри. Настя һәм Максим сәнгать мәктәбендә  шөгыльләнәләр, рәсем ясыйлар һәм шахмат уйныйлар. Икесе дә шахмат буенча шәһәр турнирларында призлы урыннар алганнар.

Максим да, кызлар да дәүләт хезмәтләре порталында “Теләкләр чыршысы”на хат юллаган булган. Максим Кыш бабайдан тәгаен генә нинди бүләк алырга теләвен язмаган. Ә аның хатын чыршыдан Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов алган һәм Ежковларга шалтыратып, Максимның нинди бүләк турында хыяллануы турында белешкәннәр. Малай бүләккә зур лего (Lego) алырга теләвен әйткән.  Һәм министр әлеге бүләкне малайга үзе өйләренә килеп тапшырырга карар иткән.

-Мин сезнең хыялларыгызның чынга ашуын, сәламәт, бәхетле булуыгызны телим. “Теләкләр чыршысы”нда шулай ел да катнашыгыз. Бәлки, киләсе елга кызларга да бәхет елмаер, - дип балаларны бәйрәм белән котлады министр һәм аларның барысына да бүләкләр тапшырды.

Максим хыялының чынга ашуына бик сөенеп, кунакка килгән абыйлары яныннан китмәде дә.

Район башлыгы Разиф Кәримов та балалар янына бүләкләр белән килгән иде. Ул аларның нәрсә белән шөгыльләнүләре, ничек укулары белән кызыксынды.

-Бүген укудан “5”ле алдым, - дип җавап бирде Максим.

Балалар Кыш бабайга һәм Кар кызына шигырьләр дә сөйләделәр.

Максим һәм аның гаиләсе өчен Яңа ел аеруча мөһим бәйрәм, чөнки малай  31 декабрьдә туган.

-Без бу көнне гаиләбез белән җыелып Максимның туган көнен билгеләп үтәбез. Әбисе дә, апабыз да кунакка килә. Максимга туган көненә шахмат җыелмасы бүләк итәчәкбез. Озын ялларда балалар белән бергә шахмат уйнаячакбыз. Безгә шулай бүләкләр белән килгән, балаларыбызны сөендергән Фәрит Мөдәррисович һәм Разиф Галиевичка рәхмәтлебез, - диде әниләре Татьяна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев