Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Сталинград сугышында җиңүгә 80 ел тулу уңаеннан Зәйнең социаль үзәгендә чара узды

1 февральдә Зәйнең “Радость“ халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә социаль хезмәт алучылар һәм мәктәп укучылары өчен «Батырлык яшәргә тиеш!» дип аталган хәрби-патриотик чара уздырылды.

Ул Сталинград сугышында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итүгә 80 ел тулуга багышланды.

2 февраль - Россиядә Хәрби дан көне, немец-фашист гаскәрләрен Сталинград  янында тар-мар иткән көн. Сталинград сугышы – Бөек Ватан сугышында иң зур бәрелешләрнең берсе. 1943 елда бу көнне Совет армиясе Бөек Ватан һәм Икенче Бөтендөнья сугышлары ­барышында төп борылыш башлануын тәэмин итеп, Сталинград янындагы сугышта немец гаскәрләрен тар-мар итә.

Сталинград - батырлык, ныклык, фидакарьлек символы. Чарада катнашучылар  Сталинград сугышы һәм анда сугышчыларыбызның батырлыклары турында  мәгьлүмат алдылар.  Зәйлеләрнең дә Сталинград сугышында батырларча катнашуы турында сөйләдек”, - ди социаль педагог Елена Тимофеева.

Чарада «Застава» хәрби-спорт патриотик клубы директоры Антон Миронов, «Гвардия» эзтабарлар отряды җитәкчесе Виктор Никифоров, район эчке эшләр  бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәсе җитәкчесе Рәмис Минһаҗев катнашты. Алар чарада катнашучылар алдында чыгыш ясап,  яшүсмерләргә өлкән буынга һәм сугышта катнашучылар хөрмәтенә куелган һәйкәлләргә ихтирамлы булырга  кирәклеген искәртте.

Чара ахырында 1943 елның 2 февралендәге вакыйгалар кадрларын үз эченә алган Сталинград сугышы турында  видеоролик тәкъдим ителде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев