Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Сезнең тормыш – үзе батырлык

Әфган сугышы... Бу коточкыч вакыйгаларга нокта куелган 1989 елның 15 февраль көненнән соң 34 ел вакыт узып киткән.

Анда катнашкан һәр кешенең үз Әфганстаны хәтерендә калган. Районыбызның Төги авылы егете  Александр Корнилов та хәрби хезмәтен Әфган җирендә үткән.
18 яшьлек Александр 1980 елның 25 декабрендә хәрби хезмәткә чакырылган. 

-Казанда без - хәрби хезмәткә чакырылучылар утырган җиделәп автобусны  вокзалга җибәрделәр. Поездга утырып без хәрби хезмәт урынына киттек. Миңа Төркмәнстанда яшь сугышчы курсын үтәргә туры килде, - дип искә ала ул.

Армиягә кадәр ул машина йөртүче һөнәре ала һәм инде автомеханиканы яхшы белә. Бу белеме аңа хезмәт вакытында бик ярдәм итә. Рядовой Александр Корнилов төрле автомобильләр белән идарә итә һәм хәрби боерыкларны үтәү барышында төрле хәрби йөкләр, корал һәм азык-төлек ташый.

- Армиягә чакырылгач, аның нинди урын – Әфганстан булуын тулысынча аңламадык та әле. Ул вакытта бу турыда мәгълүмат аз иде. Безнең буын егетләре хәрби хезмәткә барырга атлыгып торды, бу елларда армиягә бармаган егетләргә башкача карыйлар иде, - ди Александр Корнилов.

Беренче хәрби чирканчыкны ул Әфганстанда хезмәт итүнең беренче көнендә үк ала. Аларның дивизиясе торган Кундуз шәһәрен бомбага, ике БТР техникасын төнлә хәрәкәт вакытында утка тоталар. Совет гаскәрләренә юлны ябалар. Тирә-яктагы территорияләргә миналар куелган була. Дошман пуляларына каршы исәнлегең белән исәпләшмичә чыгарга туры килә.  

-Иртән тору белән беренче эш итеп автоматыңны чистартасың. Безнең иңдә һәрвакыт мылтык иде. Беркем дә кайчан пуля “яңгыры”  кайчан ява башлаячагын белми бит. Югалтулар да күп булды. Иртән бергә ашап утырган иптәшеңнең инде кичкә исән булмавын аңлау бик авыр иде, - ди Александр. 

Көн саен диярлек ул үз тормышын куркыныч астына куеп,  хәрби боерыкларны үти, төрле йөкләр ташый. Бервакыт бомба аның машинасына килеп төшә. Йөк машинасы тулысынча янып бетә, ә контузия хәлендәге егетне хезмәттәшләре коткарып кала. Бу 1982 елның 23 октябре була. 

Хәзерге вакытта Александр Корниловка 60 яшь. Алар тормыш иптәше белән бер кыз һәм ул үстергәннәр. Бүгенге көндә барган  махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр белән ул элемтәдә тора.

- Баш командующий боерыгын үтәү һәм Ватанны саклау – һәр ир-атның бурычы, - ди ул.
Александр Корнилов яшьләрне ватанпәрвәрлек юнәлешендә тәрбияләүгә үз өлешен кертеп, студентлар һәм укучылар белән очрашуларда катнашып, чыгыш ясый.

Фотолар шәхси архивтан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев