Сармашбаш егете «Татарстан Республикасы алдында казанышлары өчен» орденының медале белән бүләкләнде
Ватаныбыз иминлеге сагына баскан, туган ягы һәм туган җирен яклау хөрмәтенә «Сармаш» позывноен алган егетнең күкрәген бизәүче медальләргә «Татарстан Республикасы алдында казанышлары өчен» орденының медале дә өстәлде.
Ул инде махсус хәрби операция барышында күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен 8 медальгә лаек булган. Алар арасында II дәрәҗә «Кыюлык өчен», «Батырлык өчен» дәүләт бүләкләре, Россия Оборона министрлыгының «Сугышчан батырлыклары өчен», II дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен», «Россия оборонасын ныгытуга өлеш керткән өчен» медальләре бар.
Николай 2009 елда Казан танк училищесын кызыл дипломга тәмамлаган. Төньяк Кавказда хезмәт иткән. Инде ике ел лаеклы ялда булган егет өлешчә мобилизация кысаларында Ватан чикләрен сакларга алынган. Ул Зәйдән 2022 елның 25 октябрьдәге төркем составында китте. Сармашбаш егете махсус хәрби операциядә намуслы һәм батырларча хезмәте белән аерылып тора. Ул — батальон командиры. Аның турыда ТНВ каналында «Семь дней» тапшыруында сюжет күрсәтелде.
-Без туган җиребезне саклыйбыз. Ватан чакырды — мин киттем. Безнең хәрбиләр көчле булулары белән аерылып тора, дошман үз көчләренә ышанмый инде, бездән курка. Монда без үзебезнең ни өчен катнашуыбызны анык аңлыйбыз. Мин үземнең солдатларым белән горурланам. Җиңү безнең якта булачак! — диде ул телевидениегә биргән әңгәмәсендә.
Николай туган ягында ике мәртәбә ялда булган. Аның әнисе Римма Әхәтовна Сармашбаш авылы клубына бер көн дә калмый маскировка челтәре үрергә йөри. Авылда хәрбиләргә ярдәм итүдә эшне башлап йөрүче дә Римма апа.
«Барыбыз да егетләребезнең кайтуын дүрт күз белән көтәбез. Күкләребез — аяз, илләрбез тыныч булсын», — дип тели әни кеше.
Фотолар ТНВның «Семь дней» сюжетыннан һәм шәхси архивтан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев