Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Шәһәр прокуратурасында җаваплы хезмәткәрләр эшли

Бүген — 12 гыйнварда Россия прокуратурасы көне.

Шәһәребездә әлеге орган эшчәнлеген Сергей Александрович Урванцев җитәкчелегендә коллектив тәэмин итә.

Узган ел биредә федераль исәптән капиталь төзекләндерү үткәрелде. Шуның нәтиҗәсендә прокуратура бинасы тагын да мәһабәтрәк төс алды. Барлык эш кабинетлары заманча төзекләндерелү, җиһазландырылу белән беррәттән, прокуратурада музей бүлмәсе дә әзерләнеп килә. Хәзерге вакытта аның өчен шәһәр прокуратурасы тарихы белән бәйле материаллар җыю эше бара.

Сергей Урванцевның Зәй шәһәр прокуратурасына билгеләнүенә бер елдан артык вакыт үтте. Бу дәвер эчендә ул зур игътибарны халык мөрәҗәгатьләре буенча эшләүгә бирде. Район авыл җирлекләренең һәрберсендә булып, авыл кешеләрен закон сагына кагылышлы сораулары буенча кабул итте. Алга таба да әлеге эшчәнлекне дәвам итү күздә тотыла.

Сергей Александрович Зәйдә 9 кешелек коллективны җитәкли. Аның урынбасарлары Илнур Мөстәкыймов һәм Николай Вдовин — прокуратура органында озак еллар эшләп тәҗрибә туплаган белгечләр. Ә канцелярия бүлеге мөдире Елена Угольникова — шәһәр прокуратурасында иң озак хезмәт куючы хезмәткәр. Руслан Самохин — прокурорның өлкән ярдәмчесе, шулай ук прокурор ярдәмчеләре Рузинә Латыйпова, Лилия Рәхимҗанова, Оксана Егорова, машина йөртүче Рафис Мәүләвиев — үз эшләрен җаваплы башкаручылар.

— 2023 ел эш нәтиҗәләренә килгәндә, без төп игътибарны гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча эшләүгә юнәлттек. Барлыгы 720 мөрәҗәгать керде, тикшерү эшләре башкарылганнан соң шуларның 26 проценты мөрәҗәгать итүчеләр таләбе буенча канәгатьләндерелде. Закон таләпләре үтәлеше буенча 1З57 эш каралды, ул аннан алдагы елда 1100 чамасы иде. Төрле төгәлсезлекләрне бетертүне сорап без 44 иск белән судка мөрәҗәгать иттек. 4 җинаять эше кузгатылып, судка җибәрелде. Аның икесе балигъ булмаганнар хокукларын яклауга кагыла. Бер очракта бала өчен алимент түләүдән качып йөргән өчен, икенче очракта юл һәлакәтенә очраган бала өчен җаваплылыкка тарту соралды. Шулай ук без районның социаль яклауга аеруча мохтаҗ булганнар сорауларына игътибарлы, болар — ятим балалар, күп балалы гаиләләр, физик мөмкинлеге чикләнгәннәр һәм гаилә башлыгы махсус хәрби операциядә катнашучылар. Прокуратура хезмәткәрләре балалар уен мәйданчыкларының куркынычсызлык таләпләренә җавап бирүен дә күзәтүдә тота. Шулай ук пассажир транспорт чаралары белән бәйле куркынычсызлык таләпләре үтәлеше дә контрольдә. Тагын шунысын аерып әйтәсе килә, югары технологияләр кулланып мошенниклык гамәлләре кылу очраклары 2023 елда бик күп теркәлде: ел дәвамында кылынган хокук бозуларның бик күп өлеше югары технологияләр кулланып мошенниклык гамәлләре кылу очракларына туры килә. Кызганыч, бездә халык ышанучан, шул сәбәпле алданулар бик күп. Мошенниклык гамәлләренең хәтта Украи-на территориясеннән торып кылыну очраклары да бар. Ә авыл җирлекләрендә кабул итүләр алып барганда күп кенә сораулар җир биләмәләренә кагылышлы булды, алга таба да мондый очрашуларны авылларда дәвам итәчәкбез. Быел әле прокурор кабул итүләрен хезмәт коллективларында да алып бару планы бар. Зәйгә килеп хезмәт куюыма бер елдан артык вакыт үтте, шул чорда кешеләрнең прокуратурага мөрәҗәгать итеп, борчыган проблемаларын хәл итәргә тырышуларын уңай бәялим, гражданнар ышанычы безнең өчен бик мөһим, —ди Сергей Урванцев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев