Рөстәм Миңнеханов Зәй эшмәкәре продукциясен карады
Кичә «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге территориясендә агросәнәгать комплексы казанышларының махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсе — «ТатАгроЭкспо—2024» ачылды/
Ул Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы кысаларында үтә. Анда Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, район башлыклары, шулай ук агрохолдинглар җитәкчеләре катнаша. Зәй районыннан анда район башлыгы Разиф Кәримов һәм авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев җитәкчелегендә зур делегация катнаша.
«ТатАгроЭкспо—2024» күргәзмәсендә исә Россиянең 35 төбәгеннән һәм 5 илдән 253 компания 25 мең кв. метрдан артыграк мәйданда селекциядәге үз казанышларын, ашламалар һәм үсемлекләрне яклау чаралары өлкәсендәге төрлелекне күрсәтәләр, авыл хуҗалыгы техникасы һәм запас частьләр җитештерүчеләр үзләренең 100дән артык техникасын тәкъдим итәчәк. Шулай ук терлекчелек фермалары өчен җайланмалар, нәсел материалы, азык, ветеринария препаратлары, цифрлы чишелешләр һәм агросәнәгать комплексы өчен кирәкле башка күп нәрсәләр, үзенчәлекле җитештерүчеләр продукцияләре тәкъдим ителә.
Бүген әлеге күргәзмәне карарга "Казан Экспо«га республика рәисе Рөстәм Миңнеханов та килде. Ул Зәй эшмәкәре Альберт Гайнуллинның продукция тәкъдим итү күргәзмәсенә дә аерым игътибар бирде.
Альберт Ләздәтович Иске Зәй бистәсендә «Зәй» авыл хуҗалыгы кооперативы оештырып, биредә тозлы сыр җитештерү белән шөгыльләнә. 2022 елда ул сөт эшкәртү юнәлеше буенча авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативының матди-техник базасын үстерү максатында грант откан иде. Казандагы күргәзмәгә ул үзләре җитештерә торган 18 төрдәге сөт ризыклары, тозлы сырлар алып килде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев