Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Россиянең Мактаулы доноры Кабан-Бастрыкта яши

Кабан-Бастрык авылыннан Анастасия Кукина үз гомерендә 80 мәртәбә кан биргән.

20 апрельдә Россиядә Милли донор көне билгеләп үтелә. Әлеге көн беренче чиратта бушлай кан бирүчеләргә һәм шул гамәлләре белән башка кешеләрнең сәламәтлеген саклап калучыларга багышлана.
1832 елның 20 апрелендә Петербург акушеры Андрей Вольф беренче тапкыр бала тудырган хатынга иренең канын салган һәм шул рәвешле аның гомерен саклап калуга ирешкән. Бу Россиядә донорлыкның башлангычы була. Вольф янә берничә тапкыр кан күчерә. Хирургия профессоры Сергей Коломин исә аның тәҗрибәсен кабатлый.

Анастасия Кукина — Кабан-Бастрык авылы кызы. Аңа 67 яшь. Ул Россиянең мактаулы доноры исемен йөртә.
Анастасия Тарасовна авылда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, иптәш кызлары белән Чаллыга китеп, КАМАЗ заводына эшкә урнаша.


— Лаеклы ялга чыкканчы әлеге заводта хезмәт куйдым. Пенсиягә чыккач инде тормыш иптәшем белән туган авылыбыз Кабан-Бастрыкка кайтып төпләндек. Ялларда нигезебез балалар, оныклар белән тулып-гөрләп тора, — ди Анастасия апа.
Кан бирә башлау өчен берәр нәрсә сәбәпче булдымы, дигән сорауга ул: «Заводка 1976 елда кан алырга килделәр. Мин дә хезмәттәшләремә ияреп кан бирергә булдым. Тормышта төрле хәлләр була бит, кемнеңдер гомерен саклап калу игелекле гамәл дип саныйм. Үз гомеремдә 80 мәртәбә кан бирдем. Аена икешәр тапкыр тапшырганым очраклар да булды. Җиңел кичерә идем, башым да әйләнмәде, көч-егәр күп бит ул яшь чакта. Тора-бара мин донорлыкның нинди мөһим һәм изге эш икәнен аңладым», — дип җавап бирде ул.
Беренче тапкыр ул 19 яшендә кан тапшырган булган. Канны 40 тапкыр, кан плазмасын 60 һәм аннан да күбрәк тапшыручыларга «Россиянең мактаулы доноры» дигән күкрәк билгесе тапшыралар.
-Кешеләрне исән, сау-сәламәт килеш күрүдән тәм алып яшим. Яшьләргә кан бирүдән курыкмаска кирәк, кемгәдер гомер бирү үзе бер батырлык бит, — ди Россиянең Мактаулы доноры Анастасия Кукина.
Бүгенге көндә Анастасия апа Кабан-Бастрык авылының иҗтимагый һәм мәдәни тормышында актив катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев