Россия студентлары Зәйдә чаңгыда узыша
Кичә «Ялта-Зәй» спорт әзерлеге үзәгендә илкүләм дәрәҗәдәге чаңгы ярышлары бәйгесе ачылды. Ачылыш тантанасында район башлыгы Разиф Кәримов катнашып, барлык спортчыларга уңышлар теләде.
Студентлар арасында уздырылучы Бөтенроссия чаңгы узышларын Зәй җире инде берничә ел рәттән кабул итә. Быел да ул киң масштабта уздырыла. Разиф Кәримов узышларга беренче булып чыгучыларга шәхсән старт бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев