Ринат Фәрдиев зәйлеләр күңелендә
Бүген зәйлеләр элеккеге район башлыгы Ринат Фәрдиевны үзе исемендәге ял паркында, аның истәлегенә куелган түбәтәйле гармун һәйкәле янында хәтерләрендә яңарттылар.
Шушы төбәк икътисадын үстерүгә күп өлеш керткән, районның Мактаулы гражданины моннан уналты ел элек арабыздан китеп барды.
Аны искә алу чарасына район җитәкчелеге, аның белән төрле елларда эшләгән Ринат Шәех улының хезмәттәшләре, шәһәр һәм район депутатлары, предприятие һәм оешма вәкилләре, җәмәгатьчелек килде.
Ринат Фәрдиев Зәй районы үсеше өчен 30 ел хезмәт куйды. Ул 1978 елдан бирле үзенең хезмәт юлын шушы төбәк белән бәйләгән. Ул авыл хуҗалыгы тармагында да, сәнәгать өлкәсендә дә эре хуҗалыкларны җитәкләп, район башлыгы постына олы тәҗрибә туплап килгән. 1999 елдан вафатына кадәр Ринат Шәех улы Зәй районы һәм шәһәре хакимиятен җитәкләде. Ул Россия Федерациясенең һәм Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, «Фидакарь хезмәт өчен» медале иясе.
Мөхтәрәм шәхесне зәйлеләр күңел түрләрендә саклый. Аның исемендәге ял паркы елдан-ел матурланып зәйлеләрне үзенә җәлеп итеп тора. Татар гимназиясе Ринат Фәрдиев исемендә шәһәр уртасында горур басып тора, ул хәзер заманча төзекләндерелеп, алдынгы алымнар белән белем бирүгә йөз тотып эшли, биредә Ринат Фәрдиев истәлегенә махсус музей почмагы да булдырылды, килгән кунаклар аны зур кызыксыну белән күзәтә. Аның исемендәге көрәш турниры хәзер Бөтенроссия статусын алды, ә районыбызның иң яхшы уку алдынгылары Ринат Фәрдиев исемендәге премияләр белән бүләкләнә. Алар барысы да туган як тарихын өйрәнү музее тарафыннан Ринат Фәрдиевның эшчәнлеген чагылдырган фотокүргәзмәдә чагылыш тапты.
— Ринат Шәехович һәрчак безнең күңелләрдә, әле бу көннәрдә генә аның истәлегенә уздырылган илкүләм көрәш турнирында туганнары, республикадан килгән кунаклар белән бергәләп әлеге истәлек билгесе янында без аны искә алдык. Үз эшләре белән тирән эз калдырган бу кеше киләчәктә дә зәйлеләр хәтерендә яшәр. Урыны оҗмахта булсын, — диде район башлыгы Разиф Кәримов.
Соңыннан бирегә җыелучылар истәлекле билгесенә чәчәкләр куйдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев