Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Республика һәм Шәһәр көне белән!

Хөрмәтле зәйлеләр һәм шәһәр-районыбыз кунаклары!

Сезне чын күңелдән Татарстан Республикасы һәм Шәһәребез көне белән котлыйм.

Бүген Татарстан – Россиянең көчле, бай, динамик үсештә булган, инвестицияләр җәлеп итүчән, шулай ук халыкара танылуны ышанычлы үстерә торган регионы. Моңа бөтендөнья масштабындагы абруйлы чаралар уздыру ярдәм итә. Быел Республика көнен без зур халыкара ярышлардан – БРИКС илләренең V спорт уеннарыннан соң билгеләп үтәбез, аларда дөньяның 82 иленнән 2,8 меңгә якын спортчы катнашты. Октябрьдә республикабыз башкаласы БРИКС илләре саммитына 20 мең кунак кабул итәчәк. Һәр татарстанлы, шул исәптән зәйлеләр дә, туган як, аның уңышлары һәм казанышлары белән горурлана.

Энергетикларыбызга, машина төзүчеләребезгә, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә, укытучыларыбызга, табиб-ларыбызга зур рәхмәтемне белдерәм – һәркем үзенең намуслы хезмәте һәм гражданлык җаваплылыгы белән туган республикабызның алга таба үсешенә зур өлеш кертә. Барлык зәйлеләргә үзләренең кече Ватанына булган мәхәббәте һәм тугрылыгы, ватанпәрвәрлеге һәм ил өчен авыр вакытта берләшә алулары өчен рәхмәт.

Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек, үз көчегезгә һәм иртәгесе көнгә ышаныч телим. Билгеләнгән барлык планнарыгыз тормышка ашсын, туган районыбыз һәм республикабыз иминлеге өчен иҗади хезмәттә уңышларга ирешергә язсын.

Разиф Кәримов, муниципаль район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев