Регина Камалова: “Зәйдә мобилизациягә алынучыларның гаиләләренә психологик ярдәм күрсәтелә”
Махсус хәрби операция һәм өлешчә мобилизация Зәйнең күп кенә гаиләләренә кагылды. Зәйдә мобилизацияләнгән гражданнарның гаиләләренә психологик ярдәм күрсәтү максатында эшче төркем төзелде. Эшче төркем составына район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Регина Камалова, мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Гүзәл Шәрәфиева, район үзәк дәваханәсе хезмәткәрләре, шәһәребезнең психологик-педагогик хезмәте психологлары керә.
Мобилизацияләнгән гражданнарның гаиләләренә психологик ярдәм күрсәтү эше турында башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Регина Камалова сөйли:
-Мәгариф идарәсе педагог-психологларына мәктәпкәчә яшьтәгеләр учреждениеләренә йөрүче балалары һәм мәктәпләрдә укучылары булган гаиләләрне беркетү турында карар ителде. Ә калган гаиләләр район үзәк дәваханәсе психологларына беркетелде. Бүгенге ситуациядә балалар иң нечкә күңелле, хискә бирелүчәннәрдән санала. Ата-аналар аларны артык мәгълүматтан сакларга тырышалар, ләкин алар иң якын кешеләренең яннарында булмавы өчен борчыла. Һәм бу уңайдан балаларда бик күп сораулар туа, ә без – өлкәннәр аларга дөрес җавап бирергә тиеш.
Профильле белгечләр “Әтиләре, уллары яки тормыш иптәшләре мобилизациягә алынган гаиләләргә психологик-педагогик ярдәм” темасы буенча онлайн курслар узды. Психологлар укыту вебинарларында булдылар, белгечләр “Әтиләре, уллары яки тормыш иптәшләре мобилизациягә алынган гаиләләргә психологик-педагогик ярдәм" темасы буенча спикерларның чыгышларын тыңлап кына калмадылар, лекция укучыларга эфирда сораулар да бирделәр, ә трансляция тәмамланганнан соң вебинарларның видеоязмасын алдылар, димәк, алар һәрвакыт үткән материалга әйләнеп кайта алалар.
Районда мобилизацияләнгән гражданнарның балалары белән эшләү планы эшләнде. Психологлар алдына гаиләләрнең социаль психологик микроклиматын өйрәнү бурычы куелды. Психологлар читтән торып, онлайн, шулай ук телефон консультациясе режимында ярдәм күрсәтәләр.
Район мәктәпләрендә әтиләре мобилизациягә алынган балаларны төрле спорт, күңел ачу чараларына актив җәлеп итүгә игътибар бирелә. Ата-аналар ышаныч телефоннары номерларын беләләр, шулай ук аларга эш форматы һәм гаиләләргә беркетелгән психологларның элемтә номерлары җиткерелде.
Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында педагоглар белән актив эш алып барыла, аларга балалар белән ничек сөйләшергә кирәклеге аңлатыла. Балалар әтиләренең махсус хәрби операциядә булуларын белергә һәм аның хәзерге вакытта алардан еракта булуын аңларга тиеш. Әти өйдә булган вакыттагы барлык кагыйдәләрнең алга таба да үтәлүе мөһим. Бала өчен стресслы хәлгә юл куймау зарур.
«Балаларга мобилизация турында сөйлибез» дигән белешмәлекләр әзерләнде, ул аларга таратыла, шулай ук ата-аналар чатларына “Үзеңне һәм тирә-юньдәгеләрне ничек якларга? Борчуларны җиңәр өчен юллар" мәгълүматы урнаштырыла.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, безнең белгечләр психологик ярдәмне үз теләкләре белән һәм шәхси мәгълүматларны саклап күрсәтә. Безнең психологлар һәрвакыт авыр тормыш хәлендә калганнарны тыңларга, ярдәм күрсәтергә әзер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев