Район башлыгының Ватанны саклаучылар көне уңаеннан котлавы
Хөрмәтле зәйлеләр, Бөек Ватан сугышы, Кораллы Көчләр ветераннары, локаль конфликтларда катнашучылар, хәрби хезмәткәрләр, ил сагында торучы егетләребез!
Сезне Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелдән котлыйм.
Бу бәйрәм батырлык, намус һәм бурычка тугрылык символы булып тора, чор һәм буыннар бәйләнешен чагылдыра. Безнең һәрберебез, хәрби постта торамы ул яки тыныч хезмәттәме, иң элек үз иленең сакчысы. Ә бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучылар — тулы мәгънәсендә якыннарын, кече Ватаннарын, үз илләрен саклаучылар. Алар — безнең горурлыгыбыз һәм таянычыбыз, батырлык һәм каһарманлык үрнәге.
Хәрбиләребезнең туган яктан еракта үз көченә ышанычы һәм ныклыгы кимемәсен, кешелеклелек һәм үзара ышаныч команда рухының нигезе булсын. Ә бүген тылда булганнарның төп бурычы — нацизмны Җиңү хакына махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү өчен мөмкин булганның барысын да эшләү. Хәрби ир-егетләребезнең һәркайсы үз бурычларын горурлык белән үтәп, гаиләләре, якыннары янына Җиңү белән исән-сау кайтсын.
Барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, тыныч күк йөзе телим.
Хөрмәт белән муниципаль район башлыгы Разиф Кәримов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев