Район башлыгы Зәйнең сугыш ветераннарына “ТАССР төзелүгә - 100 ел” медален тапшырды
Бөек Ватан сугышы ветераннары Анна Моисеева, Валентина Лыкова Татарстан Республикасы файдасына нәтиҗәле хезмәтләре һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә зур өлеш керткәннәре өчен “Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы оешуга - 100 ел” медале белән бүләкләнделәр.
Район башлыгы Разиф Кәримов, хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов, район социаль яклау бүлеге башлыгы Эльмира Хуҗина, район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев бүген Зәйдә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары Анна Моисеева, Валентина Лыкова янында булдылар.
Ветераннарга Разиф Галиевич Татарстан Республикасы файдасына нәтиҗәле хезмәтләре һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә зур өлеш керткәннәре өчен “Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы оешуга - 100 ел” медален тапшырды.
Ветераннарга район башлыгы шулай ук чәчәк бәйләмнәре, чәкчәк алып килгән иде күчтәнәчкә. Алар чәчәкләрне бик яратуларын әйтеп, үзләренә күрсәтелгән хөрмәткә рәхмәт сүзләре белдерделәр.
Илария Глухова ветераннарга багышлап тирән эчтәлекле шигырь сөйләде, ә Глеб Макаров матур җыр башкарды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев