Район башлыгы зәйлеләрне Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән тәбрикли
Сезне чын йөрәктән Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм.
Татарстан Республикасы Конституциясе дәүләт төзелешенең ныклы хокукый нигезен тотуга хезмәт итә һәм мөһим икътисади-социаль бурычларны хәл итүдә ышанычлы кыйбла булып тора, республикада яшәүче һәр кешенең иминлеген тәэмин итә.
Бөек илебез, республикабыз һәм районыбыз өчен горурлык хисе киләчәктә дә безне берләштерсен. Барыгызга да тынычлык, игелек, сәламәтлек, иминлек, бәхет, оптимизм, рух ныклыгы, тыныч күк йөзе телим. Районыбыз, Татарстаныбыз һәм бөтен Россиянең киләчәге якты булсын. Бәйрәм белән!
Хөрмәт белән муниципаль район башлыгы Разиф Кәримов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев