Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Район башлыгы авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне белән тәбрикли

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре, тармак ветераннары!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез — Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәм.
Бу бәйрәм күпләрне — җир эшендә хезмәт куючыларны, үсемлекчелек белән шөгыльләнүче, терлекчелектә эшләүчеләрне берләштерә. Сез үз кулларыгыз белән икмәк үстерәсез, илебез, республикабыз, районыбызның мул азык запасын булдырасыз, азык-төлек куркынычысызлыгын тәэмин итәсез. Безнең иртәгәге көнгә ышанычыбыз игенчеләр, терлекчеләр, механизаторларның һәм башка күп кенә һөнәр ияләренең хезмәт нәтиҗәләренә бәйле.

Районда гомуми тырышлык белән быел да бөртекле культуралардан яхшы уңыш җыеп алынды: барлыгы 38072 гектар мәйданда игеннәр урып-суктырылды, 111366 тонна ашлык җыелды, бер гектардан уңыш уртача 29,3 центнер тәшкил итте. Терлекләрне кышлату өчен җитәрлек азык әзерләнде. Шикәр чөгендерен җыю әле дәвам итә, уңыш бер гектардан уртача 465 центнер чыга. Бу мул уңышны булдыруга чөгендер үстерүчеләрнең зур хезмәте салынган. Туфракны көзге эшкәртү эшләре тәмамланып килә.

Эшкәртү сәнәгате предприятиеләре дә тотрыклы эшли. «Зәй шикәре» АҖ продукциясенә ихтыяҗ зур. «Зәй элеваторы» ҖЧШ, «Зәй икмәк кабул итү предприятиесе» ААҖдә район кырларыннан гына түгел, күрше районнардан кабул ителгән ашлык та сыйфатлы саклана, эшкәртелә. Барлык авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләренә, ветераннарга, җитештерү алдынгыларына көндәлек фидакарь хезмәтегез, туган җирегезгә бетмәс-төкәнмәс мәхәббәтегез һәм тугрылыгыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм.
Сезгә һәм гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, уңышлар һәм баш өстегездә тыныч күк йөзе телим. Сезнең җиңел булмаган хезмәтегез яңа уңышлар һәм якташларыгыз рәхмәте белән билгеләнсен.

Разиф Кәримов, муниципаль район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев