Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Радик Сәлахов алтынчы мәртәбә Россия чемпионы исемен яулады

20 апрельдә Казанда милли көрәш буенча Россия чемпионаты узды.

Финалда Радик Сәлахов Башкортстаннан килгән көндәшен аркасына салып, зур җиңү яулады һәм алтынчы тапкыр Россия чемпионы исемен яулады.

— Бу ярышларга мине тренер Илнур Нурисламович Хәйбуллин әзерләде. Ул да Зәйдән. Бер ел дәвамында тырышып әзерләнергә, шөгыльләнергә туры килде, — ди спортчы.

Быел Казанда БРИКС саммиты узачак һәм анда Россия җыелма командасы составында Радик Салахов та катнашачак.

Радик Сәлахов — Зәй районы Сармашбаш авылы егете. Алты яшеннән милли көрәш белән шөгыльләнә. 2000 елда спортта беренче җиңү яулый. Зәйдә 8 тапкыр Сабантуй батыры була. Узган ел Кемерово шәһәрендә, шулай ук Киров өлкәсендә федераль Сабантуе батыры булды.

Хәзерге вакытта ул Чаллы шәһәрендә яши.

Фото Радик Сәлахов архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев