Нинди син, замана студенты?
Студентлар көне... Бу бәйрәм студентларның бик кызу эш вакытына туры килә - студентлар бу вакытта сессия тапшыра. Ләкин сессия студент халкын куркыта аламы микән? Юк, әлбәттә! Мәктәптән соң, студентлык чорына аяк басу сискәндерә, куркыта, әмма кызыктыра. Менә шушы хисләр бөтен дөньяңны биләп ала, үзеңне кая куярга белимсең. Кеше гомеренең иң күңелле чоры - студент елларын кем генә сагынып искә алмый икән?
Чыбыклы авылы кызы, Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты студенты Айгөл Мурзинаны да шундый ук сораулар борчый башта. Айгөл - университетның IV курс студенты. Ул киләчәктә гомерен башлангыч сыйныф һәм инглиз теле укытучысына багышларга җыена. Айгөл күпбалалы гаиләдә туып үскән. Ул - гаиләдә дүртенче бала. Беренче сыйныфтан алып тугызынчыга кадәр Чыбыклы мәктәбендә белем алган. Укыганда гел “биш”ле билгеләренә генә укыган. Мәктәп күләмендә уздырылучы бер генә әдәби, мәдәни чаралар да аның катнашыннан башка узмаган. Укытучылары белән берлектә төрле фәнни конференцияләрдә, фән олимпиадаларында чыгыш ясап, призлы урыннар яулаган. X-XI сыйныфны Айгөл Зәйнең Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә укыган. Биредә дә үзенә иптәшләр тапкан, гимназиянең төрле әдәби чараларында, фән олимпиадаларында катнашкан. Татар гимназиясен Айгөл алтын медальгә тәмамлый. Аны кем булырга дигән сорау борчымаган да диярлек. Ул башлангыч сыйныфларда укыганда ук инде, укытучы булачагын үзенә максат итеп куйган. Шулай булмый мөмкин дә түгел! Айгөлнең әнисе Гүзәл Миргалим кызы гомер буе Чыбыклы мәктәбендә балаларга татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирә, бик күп еллар укыту бүлеге мөдире булып эшли. Гүзәл Мурзина үзенең туган теле – татар телен ярата һәм балаларда да ата-ана теленә мәхәббәт тәрбияләргә тырыша. Актив педагогик эшчәнлек алып бара, район һәм республика күләмендә уздырыла торган иҗат фестивальләрендә актив катнаша, балаларда милли мәдәнияткә кызыксыну уятуга күп көч куя. Инде ничәмә-ничә еллар дәвамында бик күп балага белем һәм тәрбия биргән. Әнисенең балаларны яратуы, алар белән уртак тел табып эшләвен күреп үскән Айгөл дә, һичшиксез, укытучы булачак! Шул уй-хыяллар аны Чаллы дәүләт педагогика университетына алып килгән дә инде. Нигә нәкъ менә башлангыч сыйныфлар? Инглиз теле?
- Әйе, мин башлангыч сыйныф укытучысы булачакмын. Минем хезмәтемдә иң зур хәзинә – укучыларым булачак. Алты яшьлек балаларны укыту, тәрбияләү өчен мөгаллимнең тәҗрибәле булуы гына җитми. Мин һәрвакыт иҗади эзләнергә, үз эшемә яңалыклар кертергә, заманадан артта калмаска тырышачакмын. Башлангыч сыйныф укучылары терекөмештәй хәрәкәтчәннәр бит алар, әмма зирәкләр. Мәктәптә укыганда ук алар белән аралашырга ярата идем. Кайвакыт алар белән аралашу-имтиханга тиң. Сабырлык белән аларны кызыксындырган сорауларга бергәләп җавап таба алсаң, алар сиңа тагын да якынаялар,сиңа ихластан мәхәббәтләрен аңлаталар,- ди Айгөл.
Айгөлнең мәктәпкә, балаларга карата сөйләгән фикерләрен тыңлагач, менә ул замана укытучысы шундый булырга тиеш дигән фикергә киләсең.
-Мәктәп минем күңелемдә җылы хисләр, онытылмас якты истәлекләр калдырды. Белем һәм тәрбия биргән олы җанлы педагоглар еллар үткән саен ныграк искә төшеп сагындыра. Әйе, кыңгыраулы мәктәп елларын берничек тә онытып булмый,- ди ул.
Алда яңа тормыш, кызыклы танышулар, мавыктыргыч вакыйгалар, күңелле һәм бик үк күңелле булмаган лекцияләр, төркемдәшләр, беренче пар, стипендия, сессия... Бу инде сиңа мәктәп кенә түгел! Синең дипломың бары сиңа гына кирәк, биредә артыңнан укытучы апаң: “Кайчан контроль эшеңне тапшырасың?” дип куып йөрми. Укыйсыңмы-укымыйсыңмы - синең эш. Диплом да үзеңә кирәк ! Мәктәп чоры артта калды, син хәзер үз язмышың өчен үзең җавап бирә торган кеше. Шуңа күрә дәресләрне, лекцияләрне калдырырга ярамый. Чөнки биредә укытучыларның лекция калдыручы студентларны билгеләп бара торган гадәтләре бар. Лекцияләрне калдырмасаң, сессия тапшыру да җиңелрәк була, әлбәттә! Чөнки теманы үтми калсаң, яхшы нәтиҗә булмаячак! Шуңа да Айгөлнең дүрт ел уку дәверендә, бер генә дәресне дә калдырганы
булмаган. Бүген Айгөл, югары курс студенты буларак, яшьләргә киңәш тә бирә ала. Укый башлау белән бар нәрсәне дә аңлап бетермәскә мөмкинсең. Тик бар нәрсәне аңлап, белеп бетермәү – гадәти күренеш,- ди ул. Тора-бара ияләнәсең, белә башлыйсың. Бары һәрвакыт үзең булып калырга кирәк. Үзеңне бервакытта да башкалар белән чагыштырырга кирәк түгел.Кая барыйм, нәрсә эшлим, мин генә шундый инде, башым эшләми,- дип үзеңне битәрләргә ашыкма. Тора-бара ияләнәсең дә, белә дә башлыйсың. Үз сәләтләреңне күрсәтергә, чын булырга читенсенергә кирәк түгел,- ди ул.
-Студент булу авыр түгел. Дөрес, берникадәр җаваплылык булырга тиеш. Син – үз-үзеңә хуҗа, әти-әни контроле юк. Тота белсәң, акча да җитә. Артып та калырга мөмкин. Ачлы-туклы йөрмибез, күбрәк үзебез пешерәбез,- ди Айгөл. Ул быел эшкә дә урнашкан. Әзме-күпме акча да эшлисе килә икән аның. Әнисенә авырлык китерәсе килми. Бүгенге көндә әнисе үзе генә яши авылда.
Студент еллары барыбер күңелле, рәхәт вакыт. Кайвакыт көннәр буена сузылган лекцияләр, караңгы төшкәндә бүлмәгә кайтып егылган көннәр, һәрнәрсәдән кызык табарга, шаяртырга гына яратучы иптәшләр, төркемдәшләр, бүлмәдәшләр, тулай торакта уздырылучы дискотекалар, бергәләп бәйрәмнәр оештырулар, имтиханнар чорында “бомбочка”лар әзерләү! Ә иң рәхәте беләсезме нәрсә? Әйе, сессияне ябып, зачеткага бу семестрдагы соңгы имтиханның билгесен куйдырып, әти-әни янына авылга кайтып ял итү. Әни пешергән тәмле ашлар ашау- үзе бер дөнья рәхәте! Телеңне йотарлык бәлеш, өчпочмакның тәмнәре тагын уку елы тәмамланганчы синең күңелеңнән чыкмаячак!
Бүгенге көндә студент исемен горур йөртүче яшьләребезгә ак көнләшү белән көнләшеп, сокланып карыйм. Заманалар нинди генә булса да, студент еллары кеше күңелендә кала торган, сагынып искә ала торган иң күңелле вакытлар шул!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев