Заинск-информ 16+
Рус Тат
Көн темасы

Медсоветта сәламәтлек торышы да, кадрлар мәсьәләсе дә кузгатылды

Бүген Зәй үзәк дәваханәсендә 2024 елга йомгак ясау, агымдагысына планнар билгеләүгә багышланган медицина киңәшмәсе үтте.

Аның эшендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, Зәй буенча куратор Түбән Кама дәваханәсе баш табибы Руслан Вәлиев, район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, башкарма комитет җитәкчесе Эмиль Галеев катнаштылар. 

Еллык эшчәнлеккә йомгакны үзәк дәваханә баш табибы Айдар Фатыйхов ясады. Зәй районында агымдагы ел башына 52 217 кеше теркәлгән, шуларның 52 проценты хезмәт яшендәгеләр, 19ы- балалар, 29ы- пенсионерлар. Узган ел дәвамында 682 кешенең үлеме теркәлгән. Шулардан 33,1 проценты хезмәт яшендәгеләр, картаеп үлүчеләр 40,1 процентны тәшкил итә. Кан әйләнеше органнары авырулары иң күп үлемгә китергән сәбәп булып тора. Илдар Фатыйхов Зәй үзәк дәваханәсе баш табибына кардиолог буларак бу мәсьәләгә аеруча якын килү кирәк булуын ассызыклады. Дөрес, бу узган елгы күрсәткечләргә карый кимрәк, шулай да хезмәт яшендәгеләрнең бу авыру буенча патологияләрен иртә стадиядә ачыклауга аеруча игътибар бирү кирәклеге әйтелде. 

Моннан тыш, онкология авыруларыннан үлем очракларының артуы да билгеләнде. Шулай ук кешеләргә алкоголь куллану мәсьәләсендә наркологик паспортлар әзерләү турында да сүз булды. 

«Монда бу бәйлелек чире булган бөтен кешене бер калыпка салып алкоголизм яки наркотиклар кулланучы кләймәсе тагу турында сүз бармый. Ә мөмкин кадәр аларны бу баткаклыктан тартып алу, дәвалау темасы алгы планга куела. Сәламәтлек саклау министры карары белән республика муниципаль районнарының наркологик паспортларын формалаштыру буенча җитди һәм масштаблы эш башланды. Эшнең асылы табибларның алкогольне чиктән тыш күп кулланучы затларны актив ачыклаудан һәм аларны табиб — наркологка консультациягә җибәрүдән, ә кирәк булганда республика наркология бүлегенә җибәрүдән гыйбарәт», — диде министр урынбасары. 

Ел башына безнең районда наркология паспорты исәбендә 118 кеше тора, шуларның 22се наркология стационары шартларында дәваланган.

Зәй үзәк дәваханәсе тарафыннан уздырылучы диспансеризация эшчәнлеге министр урынбасары тарафыннан югары бәяләнде. Бу юнәлеш өчен җаваплы — поликлиника мөдире Ирина Исаева үз чыгышында, узган ел районда 16 859 диспансеризация үтәргә тиешле кешенең 96 проценты медицина күзәтүләре үтүен белдерде. 

«Хезмәт яшендәге 11 119 кеше диспансеризация үтте. Бу эшне нәтиҗәле итү өчен без урыннарга, предприятиеләргә мобиль медицина бригадалары җибәрәбез. 2024 елда 94 тапкыр урыннарга чыгып 6930 граждан колачланды. Шунысы да мөһим, элекгрәк медицина күзәтүләре үтүдән читләшеп килгәннәрнең дә күпчелеген тикшерә алдык», — дип билгеләде Ирина Михайловна. 

Ә Руслан Вәлиев үз карамагындагы район дәваханәләре арасында Зәй үзәк дәваханәсендә һәр өлкәдә нәтиҗәле эшләүләрен билгеләде. Алга таба ул Түбән Камада уздырыла торган төрле өйрәнүләрдә актив катнашырга чакырды. 

Район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин районның социаль-икътисади күрсәткечләре белән таныштырды, медицина хезмәткәрләренә нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә халыктан кергән сорауларга тукталды. Ул бигрәк тә дарулар белән тәэмин ителеш мәсьәләсен ассызыклады.

Киңәшмәдә кадрлар мәсьәләсе дә кузгатылды. Узган ел район үзәк дәваханәсенә 7 белгеч килгән, 4се киткән. Ә бүгенге көндә үзәк дәваханәдән юллама алып югары белем алучы 16 яшь кеше бар. Министр урынбасары хәзер яңа карар кабул ителүен, аның нигезендә юллама белән укырга киткәннәр шул дәваханәгә кайтмаган очракта зур күләмдә түләү башкарырга тиешлекләрен ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев