Махсус хәрби операциядә катнашучы Зәй егете Жуков медале белән бүләкләнде
Бүген махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан Зәй хәрбиләре белән очрашуда медальне мобилизацияләнгән егетнең гаиләсенә район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин тапшырды.
Ялга кайткан хәрбиләр белән чираттагы очрашу балалар иҗат йортында оештырылды. Очрашуда район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов, “Ватанны саклаучылар” фондының социаль координаторы Сергей Хватков, Кораллы көчләр ветераны, II ранг капитаны Валентин Атласов, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм мәсьәләләре буенча эшче төркем әгъзалары катнашты.
-Кадерле вакытыгызны бүлеп безнең белән очрашуга килгән өчен сезгә зур рәхмәт белдерәм. Җиңү белән исән-сау бөтенләй әйләнеп кайтуыгызны телибез. Районда махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм итү буенча зур эш алып барыла. Һәркем үзеннән өлеш кертергә тырыша, - диде Петр Сергеевич.
Ул хәрбиләрне район икътисады, яңалыклар белән таныштырды һәм аларның гаиләләреннән килгән барлык мөрәҗәгатьләр эш тәртибендә каралуын, егетләрнең Ватанны саклауда бергә һәм бердәм булуларын теләде. Шулай ук ул хәрбиләргә гуманитар ярдәм җыю эше барышы белән дә таныштырды.
Сөйләшү барышында махсус хәрби операциядә һәлак булган Зәй егетләре бер минут тынлык белән искә алынды.
-Махсус хәрби операция башлангач, сез беренчеләрдән булып Ватан сагына бастыгыз. Сез безнең өчен беренчеләр булып каласыз. Алдыгызда торган бурычны намус белән үтисез. Сез безнең өчен чын геройлар. Хәзерге вакытта контракт буенча хезмәткә җыю бара, - диде Айрат Әгъләмҗанов.
Очрашуда чыгыш ясаган башкалар да егетләребезгә сез зәйлеләр өчен үрнәк булып торасыз, Ватаныбыз чикләрен саклап, чиксез батырлык күрсәтәсез, дип рәхмәтләрен җиткерделәр. Балалар иҗат йортының гитарачылар төркеме егетләрне яңа җиңүләргә рухландырып, чыгыш ясадылар.
- Ял көннәре сизелми дә узып китте. Гаиләбез, балалар белән уздырдык бу көннәрне. Туганнар белән дә җыелыштык. Туган яклар сагындырган, - ди ялга кайткан егетләр.
Очрашуда Зәйдән мобилизацияләнгән егетнең хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен Россия Президенты Указы белән Жуков медале белән бүләкләнүе турында хәбәр ителде. Бүләк аңа шәхсән тапшырылган булган. Бүген Петр Уразайкин лаеклы бүләкне хәрби егетнең тормыш иптәше Еленага һәм әти-әнисенә тапшырды.
-Улларыбызның исән-сау җиңү белән кайтуларын көтәбез. Улыбыз бабасы батырлыгын кабатлый. Минем әтием дә илебез азатлыгы өчен көрәшеп, Берлинга кадәр барып җиткән, - диде хәрбинең әтисе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев