Заинск-информ 16+
Рус Тат
Көн темасы

Махсус хәрби операциядә катнашучы Зәй егете гаиләсендә бала туды

Районда махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләр гаиләсендә 21 бала туды.


Махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычын лаеклы үтәүче Зәй егете Альберт гаиләсендә 5 февральдә кызы Альбина туды.
Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Кәримов исеменнән гаиләне мөһим вакыйга белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Регина Камалова һәм ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфия Вәлишина котладылар. Традиция буенча, Зәй районында махсус хәрби операциядә катнашучының гаиләсендә бала туу уңаеннан ата-анага 100 мең сумлык сертификат һәм яңа туган бала өчен җыелма тапшырылды.
Бәхетле әти-әниләрне котлыйбыз! Альбертка лаеклы хезмәт һәм тизрәк гаиләсенә әйләнеп кайтуын телибез!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев