Махсус хәрби операциядә катнашкан Зәй егете: «Ватан ул бер генә!»
Махсус хәрби операциядә катнашкан Зәй егете «Ватанны саклаучылар» фонды Татарстан бүлегенең Зәй социаль координаторы Сергей Хватков, район хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗанов белән очрашты.
«Ермак» позывноен йөртүче егет контракт буенча махсус хәрби операциядә катнашкан. Узган елның 28 августында каты яраланып, дәвалану-тернәкләндерү курслары үтә. Җитди яралану егеткә алга таба хәрби хезмәтен дәвам итәргә мөмкинлек бирми.
-Өлешчә мобилизация игълан ителгәч, егетләребез Ватаныбыз иминлеген саклап махсус хәрби операциягә китә башлагач, «Ермак» берничә мәртәбә үз теләге белән китәргә теләп, хәрби комиссариатка килде. Мобилизация буенча эләкмәгәч, контракт төзеп китте. Чын ир-егет ул, беркайчан зарланмас, күп сөйләшми, һәрвакыт оптимист рухта, — ди Айрат Әгъләмҗанов.
Бүгенге көндә әлеге егет пенсия рәсмиләштерә. Махсус хәрби операция зонасына киткәнче эретеп ябыштыручы булып эшләгән ул.
-Хезмәт хакым яхшы иде. Махсус хәрби операциягә таныш егетләр китә башлагач, алар белән авыр вакытта бергә терәк буласым килде. Ватан ул бер генә! — ди «Ермак».
Сергей Хватков «Ватанны саклаучылар» фонды аша аны башка һөнәргә укыту һәм алга таба эшкә урнаштыру мөмкинлеге булуын ассызыклады.
-Без хәрби комиссариат белән тыгыз хезмәттәшлектә эшлибез. Әлеге хәрби егет Мәскәү, Хабаровск госпитальләрендә дәваланганда да без бергәләп аның белән элемтәдә тордык. Без аны башка һөнәргә укытып, эшкә урнашуда ярдәм итәчәкбез. Безнең фонд махсус хәрби операциядә катнашучыларга булышлык итү буенча зур эш алып бара, — ди Сергей Александрович.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев