Махсус хәрби операциядә һәлак булган Зәй егетләренең исемнәрен мәңгеләштерәләр
Бүген - 22 августта – Россия дәүләт флагы көнендә Зәйдә махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган, Батырлык ордены белән бүләкләнгән Зәй егетләре Михаил Музыченко, Алексей Агашкин, Василий Каплин хөрмәтенә мемориаль такталар ачылды.
Батырлар үлми – алар һәрвакыт безнең күңелдә
Михаил Музыченкога истәлек тактасы ул яшәгән йортка – Яңа шәһәрнең 1/03 йорты диварына куелды.
Мемориаль тактаны ачу тантанасында Михаилның әнисе, туганнары һәм якыннары, район башлыгы Разиф Кәримов, аның урынбасары Петр Уразайкин, хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов, район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев, “Татнефтедор” автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалы башлыгы Фидаил Хәернасов, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, зәйлеләр катнашты.
- Бүген Россия флагы көне билгеләп үтелә. Бу - безнең барыбыз өчен дә мөһим дата. Шундый истәлекле көндә Зәйдә махсус хәрби операция барышында хәрби бурычларны үтәгәндә һәлак булган өч хәрби хезмәткәргә истәлек такталары ачыла. Алар - кече сержантлар Михаил Музыченко һәм Алексей Агашкин, өлкән прапорщик Василий Каплин. Хәрбиләрнең истәлеген мәңгеләштерү - безнең бурычыбыз. Бүген безнең барлык уйларыбыз фашизмга каршы көрәштә җиңүгә юнәлдерелгән. Һәм бу бөек максат өчен үз гомерләрен кызганмаган батыр ир-егетләребез аерым хөрмәткә лаек. Алар илебезнең тыныч тормышы һәм иминлеге өчен башларын салдылар. Аларның батырлыгы безнең йөрәкләрдә мәңге яшәр, - диде чыгышында район башлыгы.
Михаил Анатольевич Зәй политехник көллиятен тәмамлаган, “Татнефтедор” автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалында эшләгән. Михаил 19 сентябрьдә хәрби җыенга алынган, шуннан мобилизация буенча калган.
-Михаил Музыченко коллективта безнең белән иңне-иңгә куеп эшләде. Үзен һәрвакыт бары тик яхшы яктан гына күрсәтте, хезмәтен зур җаваплылык белән башкарды. Без аның белән һәрвакыт горурланып яшәрбез. Ул без хөрмәт иткән кыю карар кабул итте һәм без аның гаиләсенә һәрвакыт ярдәм кулы сузачакбыз, чөнки бу - безнең бурыч, - диде Фидаил Хәернасов.
Батыр егет истәлегенә – туган мәктәбендә мемориаль такта
Алексей Агашкин – Иске Зәй егете, 1нче мәктәптә белем алган. Аның истәлегенә мемориаль такта ул белем алган туган мәктәбендә ачылды.
Алексей узган ел сентябрь аенда контракт буенча килешү төзеп, ил сагына киткән.
-Бүген без тагын бер батыр егетебезнең исемен мәңгеләштерәбез. Алексей Иванович Татарстаннан “Алга” белән “Тимер” батальоннары төзелгәндә язылып, ил иминлеге сагына иң беренчеләрдән булып басты. Ныклы карарга килде ул. Ул хәрби хезмәтен һава десанты гаскәрләрендә үтте. Һәм десантчыларның “Бездән башка кем” дигән девизына тугры калды. Алексей бик яхшы гаиләдә үскән, абыйлары ватанпәрвәрләр, үрнәк булып торалар. Шушы мәктәптә белем һәм тәрбия биргән укытучыларына, әти-әнисенә патриот егет үстергәннәре өчен рәхмәт, - диде чыгышында хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов.
Район башлыгы Разиф Кәримов каһарманлык үрнәге күрсәткән якташыбызның әнисе Анастасия Филипповна, якыннарының тагын бер кат авыр югалту кайгысын уртаклашу сүзләрен ирештерде.
Истәлек тактасы ачу тантасында Алексей Агашкинның улы, эне-абыйлары да катнашты. Тантанада Алексейның улы әтисе үрнәгендә ватанпәрвәр булып үсүе, аның волонтерлык хәрәктендә актив катнашуы һәм “Форпост” клубына йөрүе турында да ассызыкланды.
-Шундый батыр энебез белән горурланабыз. Кызганыч, гомере кыска булды. Алексей Ватан алдында хәрби бурычын үтәгәннән соң, контракт төзеп хезмәтен дәвам итте. Без бүген бик дулкынланабыз. Энебезгә истәлек тактасы кую эшен оештыручыларга рәхмәтлебез. Аның батырлыгы – үсеп килүче буын өчен чын батырлык үрнәге, - диде әнисенең энесе Юрий Мартемьянов.
Кыю, батыр, тәвәккәл, көчле рухлы, илебезнең чын патриотлары...
Аннан чара Александр Бистәсе авылы мәктәбендә дәвам итте. Биредә Батырлык ордены кавалеры Василий Каплин истәлегенә мемориаль такта ачылды.
Василий Николаевич – шушы авыл егете. 2006 елда Ватан алдында хәрби бурычын федераль иминлек хезмәтендә чик гаскәрләрендә үти. 2008 елда хәрби бурычын үтәгәннән соң федераль чик гаскәрләрендә хезмәт итү буенча контракт төзеп, ун ел әлеге гаскәрләрдә хезмәт итә. 2018 елның октябрендә Оборона министрлыгы белән контракт төзеп хәрби хезмәтен дәвам итә. 20 гыйнварда махсус хәрби операция барышында хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак була. Василий Николаевич гомеренең соңгы минутына кадәр хәрби антына тугры кала.
Мемориаль тактаны ачу тантанасында Василий Николаевичның әнисе, туганнары, чик сагында хезмәт иткән иптәшләре дә катнашты.
-Василийны күптәннән беләбез. Без Чаллыдан килдек. Без аның белән аралашып, очрашып тордык. Ул безнең өчен һәрвакыт үрнәк булды. Без яз көне Василий Каплин истәлегенә футбол буенча Бөтенроссия ярышлары оештырдык. Алга таба да бу юнәлештә эшне дәвам итәчәкбез. Балалар белән Василий үрнәгендә батырлык дәресләре үткәрергә кирәк. Шундый батыр ул үстергән әти-әнисенә рәхмәт, - диде Айрат Насыйбуллин.
Чик сакчылары исеменнән Наил Хисаметдинов чыгыш ясап, шушы мәктәптә белем биргән укытучыларның тырышлыгы Василийда Ватанга карата мәхәббәт, батырлык тәрбияләгән, хәрби патриотик тәрбия бирү юнәлешендә эшне шулай дәвам итү кирәк, диде.
Һәр чарада Ватаныбызның уллары бер минут тынлык белән искә алынды. Мемориаль такта ачылганнан соң, кунаклар аңа чәчәкләр салды.
- Батыр егетләребезнең кыска гына гомер юлы чын патриотлык, Ватанга хезмәт итү үрнәге булып тора. Аларның батырлыгы безнең хәтерләрдә мәңге сакланачак, – диде район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев.
Тантанада катнашкан хезмәттәшләре, якыннары хатирәләргә бирелеп, алар белән бәйле җылы истәлекләрне яңарттылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев