Заинск-информ 16+
Рус Тат
Көн темасы

Махсус хәрби операциядә һәлак булган Зәй егетләренең гаиләләренә Батырлык орденнары тапшырылды

Россия Президенты Владимир Путин Указы белән хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары һәм фидакарьлекләре өчен Зәй егетләре сержант Владимир Шишкин, матрос Федор Щурик, рядовой Фәнүс Ямилов, һәлак булганнан соң, Батырлык ордены белән бүләкләнде.

Бүген аларның әти-әниләре, гаиләләренә орденны район башлыгы Разиф Кәримов белән хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов тапшырдылар. 

Әлеге егетләр Ватаныбыз бәйсезлеген һәм азатлыгын саклап, махсус хәрби операция барышында батырларча һәлак булды. Батыр егетләрне зал бер минут тынлык белән искә алды.

— Бүгенге көндә 600ләп егетебез хәрби антларына тугры булып, махсус хәрби операциядә иң җаваплы урыннарда хезмәт итә. Егетләребез илебез азатлыгы өчен батырларча көрәшәләр, кызганыч, кайчакта үз гомерләре бәрабәренә. Аларның батырлыгы алдында баш иябез. Шундый уллар үстергән әти-әниләргә бик зур рәхмәт. Дөньяда безнең әниләрдән дә яхшырак аналар юк. Сез аларда Ватанга мәхәббәт тәрбияләгәнсез. Сезнең иңнәргә төшкән авыр хәсрәт — безнең уртак кайгыбыз. Без Ватаныбыз иминлеге өчен гомерләрен биргән егетләребезне онытмыйбыз. Аларның исемнәрен мәңгеләштерү буенча эш алып барыла, — диде чыгышында Разиф Галиевич. 

Бүләкләр тәкъдим ителгән мизгелдә бөтен зал аягүрә басты, шуның белән Ватан өчен гомерләрен биргән хәрби егетләргә үз рәхмәтләрен белдерделәр.

Владимир Шишкинның ордены — әнисе Елена Владимировна, Федор Щурикның ордены — әнисе Галина Владимировна, Фәнүс Ямиловның ордены тормыш иптәше Әлфия Фәизовнага һәм якыннарына тапшырылды. 

 

-Улым Владимир үз теләге белән Ватан сагына басты. Авыр вакытта иптәшләре белән бергә буласы килде. Узган ел 9 Май — Җиңү бәйрәменә ялга кайткан иде. Улымны бик сагынам, шул ук вакытта аның белән горурланам, — диде Елена Шишкина күз яшьләре аша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев