Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Махсус хәрби операциядә булган Зәй егетләренә “УАЗ” машинасы җибәрделәр

“УАЗ-буханка” машинасын егетләргә алып җибәрүдә Зәй егете Иван Лопотков ярдәм иткән.

Машина махсус хәрби операция зонасына буш килеш кенә кузгалмаган. Аңа маскировкалау челтәрләре, окоп шәмнәре, җылы оекбашлар, балалар хатлары, тушенкалар, гигиена әйберләре һәм башка бик күп әйберләр шыплап тутырылган.

“УАЗ” транспортын алуда машиналар ремонтлау белән шөгыльләнүче Зәй егете Иван Лопотков ярдәм иткән. Аның бу игелекле эшенә кушылучылар да булган. Ул кулланылышта булган машинаны сатып алып, аны ремонтлап, буяп, егетләргә җибәрергә әзерләгән. Һәм аны егетләргә үзе илтеп тапшырырга да булган. Машинаны озата баручылар арасында   бу эштә тәҗрибәсе булган “Сугышчан бердәмлек” иҗтимагый оешмасының Зәй җитәкчесе Сергей Хватков, Николай Комаров та бар. Шулай ук бу игелекле эштә башлап, оештырып йөрчүләрнең берсе булган Кораллы көчләр ветераны Валентин Атласовны да әйтеп китү кирәк. Егетләрне Азатлык китерүче солдат һәйкәле яныннан район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин озатып калды.  

Махсус хәрби операциядә булган егетләргә гуманитар ярдәм җыю буенча эш дәвам итә. Теләгән һәркем бу игелекле эштә үз ярдәмен кертә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев