Махсус хәрби операция зонасыннан Зәй егетләре ялга кайта
Бүген Зәй районы җитәкчелеге, хәрби комиссариат, иҗтимагый оешма вәкилләре, хәрби хәрәкәтләр ветераннары махсус хәрби операция зонасыннан кыска вакытлы ялга килгән якташларыбыз белән очраштылар. Очрашуга хәрбиләр гаиләләре белән килгән иде.
Очрашу үзәк китапханәдә оештырылды. Хәрбиләр өчен патриотик рухтагы җырлар, шигырьләр яңгырады. Китапханәче Лилия Әхмәтҗанова Разил Вәлиевнең «Я дөньяны үзгәртәм мин бүген...» шигырен укып, очрашуда катнашучыларны шигъри дөньяга алып кереп тәэсирләндерде.
Үзәкләштерелгән китапханәләр директоры Сәрия Батршина очрашуга килүчеләр өчен китапханәдә экскурсия үткәрде. Шулай ук рәссам Елена Курносованың картиналар күргәзмәсе белән таныштырдылар.
Район башлыгы Разиф Кәримов егетләргә Ватан иминлеге сагында торулары өчен рәхмәт белдерде.
«Барыгызны да исән-сау күрүемә шатмын», — дип һәрберсе белән җылы итеп күреште ул.
Очрашуда махсус хәрби операция барышында һәлак булган Зәй егетләрен бер минут тынлык белән искә алдылар.
Район башлыгы чыгышында хәрбиләрне район икътисады белән таныштырды. Разиф Галиевич күптән түгел генә Зәй егетләре белән махсус хәрби операция зонасына якташларыбызга гуманитар ярдәм илтеп кайтты. Ул хәрбиләребезнең патриотик рухта булуларын, зәйлеләр өчен үрнәк булып торуларын, Ватаныбыз чикләрен саклап, чиксез батырлык үрнәге күрсәтүләрен ассызыклап, аларга рәхмәт сүзләре җиткерде.
Шулай ук очрашуда хәрбиләргә түләнә торган махсус пособиеләр, гаиләләренә күрсәтелүче ярдәм чаралары турында да фикер алышынды.
Хәрбиләр район җитәкчелегенә һәм районның барлык халкына гуманитар ярдәм өчен рәхмәт сүзләре әйттеләр. Алар хезмәтләренең ничек узуы турында сөйләде, борчыган сораулары белән дә мөрәҗәгать иттеләр.
Зәй егетләренең кәефе күтәренке, алар барысы да җиңүгә өметләнә, үз алдына куелган бурычны батырларча намус белән үтиләр.
Соңыннан хәрбиләр гаиләләре белән «Космос» кинотеатрына фильм карарага киттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев