Мактаулы гражданин — Раиф Вәлиев
Озак еллар намуслы, тырыш хезмәте, районның социаль-икътисади үсешенә керткән саллы өлеше өчен район Советы утырышы карары нигезендә Түбән Лоҗы авылында яшәүче, ТАССРның атказанган агрономы, «Почет билгесе» ордены кавалеры Раиф Гомәр улы Вәлиевка «Зәй муниципаль районының мактаулы гражданины» исеме бирелде.
«Раиф абый — уникаль кеше, ул җаны-тәне белән җир эшенә береккән. Быел агрономлык хезмәтендә 62нче сезонын үткәрде. Һава торышы шартларының иң кискен өлеше нәкъ менә аксакал агроном кырларына туры килүгә карамастан, ул быел да бөртеклеләрнең гектарыннан 35 центнер уңыш алуга иреште», — ди аның турында район башлыгы Разиф Кәримов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев