Заинск-информ 16+
Рус Тат
Көн темасы

Людмила Барсукова: “Төп максат – халыкның тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту, уңайлыклар тудыру”

Авыл халкының тормыш-көнкүреш шартлары елдан-ел яхшыра бара. Кадер җирлегендә яшәүчеләр дә матур күрсәткечләргә ирешәләр, районкүләм үткәрелгән конкурс-бәйгеләрдә призлы урыннар яулыйлар, һәр эштә актив катнашалар.

Кадер авыл җирлеге башлыгы Людмила Барсукова белән җирлекнең бүгенге проблемалары һәм мәшәкатьләре, авылның үсеше һәм яңарышы турында әңгәмә кордык.

– Людмила Николаевна, сез Кадер авыл җирлеге башлыгы булып ничә ел эшлисез?  Үзегез белән тулырак таныштырып китегез әле...

– Мин үзем Әхмәт авылы кызы. Җирлек белән җитәкчелек итә башлавыма өч ел тула.  Белемем буенча хисапчы. Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, туган авылыма эшкә кайттым. “Якты йолдыз” колхозында хисапчы булып хезмәт куйдым. 2000 елда Кадер авыл җирлеге Советына урынбасар булып эшкә килдем.  2022 елның мартында авыл җирлеге башлыгы итеп билгеләделәр. Тормыш иптәшем Алексей белән өч бала үстердек. Олы кызыбыз Алена хисапчы һөнәрен сайлады. Үз гаиләсе бар, безгә ике онык бүләк иттеләр. Уртанчысы Лариса Чаллы педагогика университетын тәмамлады, Мәскәүдә яши. Улыбыз Андрей Казан федераль университетында юриспруденция буенча белем ала.

– Җирлекнең активлыгы турында да сөйләп үтегез әле...

– Безнең җирлеккә  биш авыл керә: Кадер, Әхмәт, Федот, Туңылҗа, Киселевка. Бу авылларда 560 кеше яши, шулардан 330ы – эшкә яраклы яшьтә, 144е – лаеклы ялда, 2се – тыл ветераны. Узган ел 3 бала туды, 15 кеше үлде. Авыл халкының төп өлеше агрофирмада хезмәт куя.
 

Җирлектә шәхси хуҗалыкларда 161 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Шулардан 50се – савым сыер, кәҗә-сарыклар 130 баш. Авыл өчен шәхси ярдәмче хуҗалыкларның үсеше, бу юнәлештә халыкның актив булуы мөһим. Җирлектә Ольга Цыганова – 24, Эльвира Цыганова 20 баш мөгезле эре терлек асрый. Шулай ук алар  тавыклар да үстереп саталар.

– Соңгы вакытта авыл җирлеген төзекләндерү, үзара салым программасы буенча нинди эшләр башкарылды? Агымдагы елга билгеләнгән планнарыгыз нинди?

– Җирлегебездә урнашкан мәчет, зират, чишмәләр, балалар мәйданчыклары, күперләр һәрвакыт каралып, өмәләр оештырылып тора. Бу эшләрдә катнашкан барлык авылдашларга зур рәхмәт белдерәсем килә. Җирле бюджетны тулыландыруның мөһим ысулы булып үзара салым программасы  тора.  2024 елда үзара салым хисабына Кадер,  Әхмәт,  Туңылҗа, Федот авылларында урам юлларына вак таш җәелде. Киселевка авылында зиратны әйләндереп алу өчен тимер баганалар сатып алынды.

2025 елда үзара салым программасы буенча планлаштырылган эшләребез – Кадердә урам юлларына вак таш җәю һәм керәшен зиратын әйләндереп алу өчен материаллар алу; Әхмәт, Туңылҗа, Федотта шулай ук урамнарга вак таш салу; Киселевка авылында зиратны әйләндереп алу өчен тимер торбалар алу.

Җирлегебездә проблемаларыбыз да юк түгел. Су буенча Кадердә мәктәп янындагы башняны зурыракка алыштырасыбыз бар, Урман урамының сул ягына су торбалары сузасы бар. Шулай ук Үзәк урамда да җәен генә түгел, кыш көне дә су килмәү очраклары булып тора, моның “Теплосервис” хезмәткәрләре белән сәбәбен ачыклап хәл итү, Әхмәттә Комплекс урамына су кертү, урам юлына таш җәю һәм Әхмәт клубын ремонтлау эшләре алда тора.

Кадер  җирлегендә башкарылган эшләр башка җирлекләрдәгедән бик күпкә аерылмый:  аларның төп максаты – халыкның тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту, уңайлыклар тудыру.

– Мәктәбе булган авылның киләчәге бар бит. Авыл мәктәбе, укучыларның уңышлары белән дә таныштырып үтсәгез иде...

– Кадер мәктәбендә 78 бала белем ала. Агымдагы уку елында беренче сыйныфка 8 бала керде. Мәктәптә югары белемле 18 укытучы, 12 техник хезмәткәр эшли. Әхмәт, Туңылҗа, Бура-Киртә, Югары Пәнәче, Урта Пәнәче  авылларыннан укучыларны мәктәп автобусы йөртә. Укучыларыбыз ел дәвамында фән олимпиадаларында, районкүләмендә оештырылган бик күп конкурсларда, авыл җирлегендә үткәрелгән мәдәни чараларда актив катнашалар. Республика фән олимпиадаларында Карина Гыйльфанова – рус теле, рус әдәбияты, татар теле, татар әдәбиятыннан, Азилә Закирова  рус теленнән призлы урыннар алдылар. Кадер “Кояшкай” балалар бакчасына 19 бала йөри. Балалар бакчасына үзебезнең җирлектән генә түгел,  күрше авыллардан балалар йөриләр.

– Махсус хәрби опера-циядәгеләргә ярдәм итү көн кадагында тора. Сезнең җирлектә бу эш ничек оештырылган?

– Безнең җирлектән махсус хәрби операциягә дүрт егет китте.   Кызганычка каршы, Демьян Барсуков батырларча һәлак булды. Район, үзебезнең җирлек тарафыннан һәрдаим үткәрелә торган гуманитар ярдәмдә актив катнашабыз. Бүгенге көндә Кадер мәдәният йортында маскировка челтәрләре үрәләр. Бу эшкә җаннарын биреп йөрүчеләргә, челтәрләр эченә төрергә кирәкле әйберләр белән, акчалата булышучыларга зур рәхмәт. Кадер мәктәбендә окоп шәмнәре ясыйлар. Без барыбыз бергә, бердәм булып, егетләребезгә булышсак, Җиңү безнең якта булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев