Ленинград блокадасы - тарихның онытылмас бите
Зәйдән Иван Лысов Ленинград өчен барган сугышларда катнашкан, ә аның тормыш иптәше Ираида Федоровна партизан отрядларында элемтәче була.
1943 елның 18 гыйнварында бөтен дөнья радиодан: “Җиде көн дәвамында барган каты сугышлардан соң Ленинград һәм Волхов фронты сугышчылары сугыш линиясендә кушылдылар. Шуның нәтиҗәсендә Ленинград блокадасын өзделәр”, - дигән белдерүне ишетә. Блокаданың тулысынча ачылу көне - 1944 елның 27 гыйнвары.
Ленинград 1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр - 872 көнгә камалышта кала. Анда яшәүчеләр өчен бу үлем исе аңкып торган иң авыр 872 көн була. Камалышның беренче көннәреннән үк фашистлар шәһәрне вәхшиләрчә бомбага тота башлыйлар. Иң кыены сугышчыларны һәм шәһәр кешеләрен азык-төлек белән тәэмин итү була. Булган запас тиз арада юкка чыга. 1941 елның 2 сентябреннән азык-төлеккә карточкалар кертелә. 1941 елның 25 декабреннән Ленинградта яшәүчеләр: эшләүчеләр - 350 грамм, хезмәткәр, балалар һәм кеше тәрбиясендә булучылар 200 грамм ипи ала башлыйлар. Ашау нормасы биш тапкыр киметелә. Әти-әниләренең күз алдында уллары һәм кызлары үлә, балалар ятим кала. Күп гаиләләр тулысы белән үлеп бетәләр. Йортларда, урамнарда, кая карама - үле гәүдәләр, аларны хәтта җирләп тә өлгерә алмыйлар. Әмма бу ленинградлыларны тез чүктерә алмый.
Камалыштагы шәһәрне коткару өчен азык-төлек, корал бердәнбер юл - Ладога күле аша озатыла. Бу - боз каткан күл буйлап узучы данлыклы "Яшәү юлы". Шәһәрдән кешеләрне дә шушы юлдан алып чыгалар. Аннан 152 көн файдаланалар. Нәтиҗәдә йөз меңләгән ленинградлы ач үлемнән йолып калына. Беренче кыштан соң яз җитә. Ул беренчесенә караганда бераз җиңелрәк була. Шәһәр бирешми. Ул үзен геройларча яклый. Шәһәргә ил ярдәм итә.
Районыбыздан да Ленинград блокадасында бик күп кеше катнашкан, күпләре яу кырында ятып калган. Болардан тыш, Ленинградтан эвакуацияләнүчеләр дә бик күп булган.
Зәй районыннан Иван Григорьевич Лысов та Ленинград өчен барган сугышларда катнашкан. Ул 1927 елның 12 апрелендә Федот авылында туган. Бөек Ватан сугышына 1941 елның октябрендә алына. Башта Сталинабадта өйрәнүләр – яшь сугышчы курслары уза. Беренче мәртәбә сугышка 31нче чик гаскәрләре отряды составында сугышка керә. Соңрак Ленинградка, блокада вакытында Васильевский утравына суднолар ремонтлау заводына җибәрелә. Җиңү көнен Ленинград өлкәсендә каршылый. Туган якларга кайту бәхете 1945 елның көзендә генә елмая. “Заветы Ильича” совхозында эшләп, лаеклы ялга чыга. 2013 елның маенда вафат була.
Василий Григорьевичның тормыш иптәше Ираида Федоровна Лысова (Матрухова) да Бөек Ватан сугышында катнашкан.
Ул 1919 елның 22 сентябрендә Зәйдә туган. 1943 елда җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң Алабуга телеграфистлар курсына укырга керә. Курсларны тәмамлагач, Горький шәһәренә эшкә җибәрәләр. 1941 елның 26 июнендә 21 яшьлек Ираиданы Горький шәһәреннән сугышка алалар. Ул Мәскәүдә Ворошилов казармаларында морзе телеграфисты булып хезмәт куя. Аннан Ржев шәһәренә 31нче армиягә җибәрелә.
“Немец гаскәрләре Мәскәүгә якынлаша башлагач, армиянең бер өлеше дошманның тылында калды һәм партизан отрядлары төзелде. Мин көнбатыш Белоруссия штабында калган отрядлар белән элемтә тоттым”, - дип сөйли Ираида Федоровна үзенең истәлекләрендә.
1942 елның 6 мартында аны Бобровскка чакырып алалар, биредә телеграфист булмый. 6 марттан 7 мартка каршы төндә ул Иосиф Сталин приказларын кабул итеп, аларны тиешле урынга җибәрә. Батыр, кыю кыз 7 март иртәсендә инде Сталинның Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Илебез территорияләрен фашистлардан азат ителә башлагач, җирле партизаннарны акрынлап өйләренә кайтара башлылар. Ираида Федоровна сугыштан 1942 елның сентябрендә кайта.
Сугыштан соң “Союз печать”тә мөдир булып эшли. 1950 елда кияүгә чыга. Һәм Лысовлар гаиләсендә биш бала үсә. Ираида Федоровна үрнәк әни буларак, “Ана даны” медале белән бүләкләнгән. Шулай ук ул сугышта күрсәткән батырлыгы өчен “Ватан сугышы партизаны” медале, II дәрәҗә “Ватан сугышы” орденнарына ия.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев