Кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итүче хезмәткәр
8 июньдә Социаль хезмәткәрләр көне билгеләп үтелә.
Киң күңелле, игътибарлы, кеше хәленә керүчән һәм сабыр әлеге шәфкать ияләре ветераннар, инвалидлар, өлкән яшьтәге гражданнар, күп балалы гаиләләр, социаль яклауга һәм дәүләт ярдәменә мохтаҗларга кыенлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итәләр һәм аларда үз көчләренә ышаныч уяталар.
Социаль хезмәткәр — хәтта һөнәр дә түгел, ә яшәү рәвеше, рухи халәт ул. Менә шушы игелекле вазифаны бар тырышлыкларын куеп, сабырлыкларын биреп башкаручыларның берсе — «Радость» социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы Кюннэй Манжурьева.
Кюннэй Владимировна «Радость» үзәгендә узган елның август аенда гына эшли башлавына карамастан, үзен эшенә бирелгән, җаваплы хезмәткәр итеп таныткан.
Ул Зәйгә Якутиядән күченеп кайткан. Белгечлеге буенча югары квалификацияле укытучы-дефектолог, сурдопедагог, «Саха Республикасының мәгариф системасы отличнигы» исеменә ия. Зәйгә күченеп кайткач, социаль өлкәне белгән белгеч буларак, нәкъ менә шул һөнәр белән бәйле эш урыны эзли. Зәйнең «Радость» үзәге мондый белгечне бик теләп кабул итә.
— Кюннэй Манжурь-еваның безгә эшкә ки-лүен безнең өчен зур табыш дияр идем. Безнең бу өлкәдә эш бераз аксый иде. Ул килгәч, гаилә һәм инвалид балалар белән эшләүнең барлык юнәлешләрен колачлап, ныклы эш алып бара. Кюннэй Владимировна — бик грамоталы белгеч, эшне дөрес итеп оештыра белә. Балалар, аларның әти-әниләре ул уздыра торган чараларга бик теләп йөриләр, — ди гаилә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү бүлеге җитәкчесе Ирина Грузинцева.
Гаилә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе кызлары иңендә авыр хезмәт. Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләү бик күп энергияне ала. Кюннэй Владимировна бу балалар белән үзенең барлык күңел җылысын биреп эшли. Ул 16 әни һәм 20-25 бала белән шөгыльләнә.
Мөмкинлекләре чикле баланы тәрбияләү бик күп көч һәм эмоциональ нык-лык таләп итә. Еш кына баланың инвалид булуы аның әти-әнисе өчен шок була, алар башкалар янында кимсенеп, җәмгыятьтә үзләрен кирәксез итеп хис итәләр. Нәкъ менә шуңа күрә үзәктә «Үз-үзеңә юл» («Путь к себе») клубы эшли. Әлеге клубта үтүче шөгыльләрдә Кюннэй Манжурьева мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче хатын-кызларга психологик ярдәм күрсәтә. Клубның төп максаты — аналарның психоэмоциональ халәтен гармонияләштерү, аларны социализацияләү һәм үз-үзеңне бәяләүне арттыру, шулай ук баланы тәрбияләүдән һәм аның белән бергә эшчәнлектән шатлык тою. Дәресләр индивидуаль һәм төркем белән үткәрелә. Аларга психолог һәм башка белгечләр чакырылып консультацияләр бирелә, әңгәмәләр, дискуссияләр, аутотренинглар, сенсор бүлмәсе җиһазларын кулланып релаксация үткәрелә.
«Үз-үзеңә юл» клубының эше хатын-кызларга күп кенә психологик проблемаларны хәл итәргә, үз-үзләрен хөрмәт итәргә һәм гаиләләренең бәхетле киләчәгенә ышанычларын ныгытырга ярдәм итә.
Кюннэй Владимировна Зәйне ошатуын да белдерде. Ни өчен нәкъ менә Зәйне сайладыгыз, дип кызыксынам.
— Нәкъ менә Зәй кебек яшел, уңайлы, кечкенә шәһәрдә яшәргә теләдем. Бу шәһәр турында моңа кадәр ишеткәнем дә юк иде. Якутиядән Казанга туганнарга күченеп кайткач, ноутбуктан республика шәһәрләре белән танышканда ук экранда Зәйне ошаттым. Кызым 7нче мәктәптә укый, без әлеге мәктәпне дә, укытучыбызны да яраттык. Хезмәтемне дә яратып башкарам, балалар һәм аларның әти-әниләре белән уртак тел таптык. Алар белән урамда күрешкәндә дә үз итеп сөйләшәбез, балалар кочаклап ала. Эшемнең нәтиҗәсен күрү сөендерә, — ди Кюннэй Владимировна.
Башкалар бәхетенә сөенә белгән кеше үзе һәрвакыт бәхетле була, диләр. Кюннэй Владимировна бәхетне башкаларга игелек өләшүдә, кулыннан килгәнчә аларны сөендерүдә күрә һәм шуннан тәм табып яши белә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев