Кәрәкәслеләр: “Бердәмлек белән җиңәрбез!”
Элек-элек тән ил өстенә сынау килгәндә бөтен халык бердәм күтәрелеп, яше-карты үз өлешен кертеп, җиңүгә ирешкән. Кәрәкәс авылы халкы да бүген ир-егетләребез Ватаныбыз иминлеген саклап махсус хәрби операциядә катнашканда, аларга ярдәмгә бердәм төстә кушылды. Иң мөһиме шунда: алар бу гамәлне кемдер кушканга түгел, ә күңел кушканга башкара.
Бергә-бергә уртак җиңү хакына
Кәрәкәслеләр хәрбиләргә ярдәм итү буенча зур эш алып баралар. Биредә хатын-кызлар маскировка челтәрләре үрәләр, токмач кисәләр, тиз пешә торган ашлар әзерлиләр, госпитальләргә кирәкле әйберләрне җибәрәләр, хәрбиләрдән кергән заявкалар буенча эшлиләр.
Ничек кенә булса да, арада барыбер бер башлап йөрүче кирәк. Гөлнара Нәҗмиева - авылда бу эшне башлап йөрүчеләрнең берсе.
-Махсус хәрби операция башлануның беренче көннәреннән үк безнең егетләребез Ватаныбызны сакларга китә башлагач, аларны саклау өчен кулдан килгәнчә ярдәм итәргә алындык. Башта маскировка челтәрләре үрү өчен тукымалар җыеп, аларны өйдә кирәкле төсләргә манып, волонтерларга илтеп бирә идек. Аннан авылдашлар яшелчәләр китерә башлагач, сушилка алып, аларны киптереп, ашлар әзерли, токмач кисә башладык. Ә кыш көне әле тагын оекбашлар да бәйлибез, - ди Гөлнара.
Яшелчәләр киптерер өчен сушилкаларны Гөлнараның уллары алып биргән. Әлеге сушилка бик көчле һәм 8 яруслы. Ул көне-төне эштә. Һәр көн күп итеп токмач басып кисәләр. Хәрбиләргә тепловизор, дронга каршы корал, генератор алып җибәрү өчен акча җыюны да Гөлнара оештырган. Хәрбиләрдән кергән заявкалар буенча кирәкле әйберләрне алуда да күбрәк чыгымны уллары күтәрә. Кәрәкәслеләр дә читтә калмый. Шулай ук Гөлнараның 85 яшьлек әнисе Рәсимә апа да ничек тә ярдәм итәргә тырыша. Ул сугыштан соң илне торгызуда күп көч куйган, бригадир булып эшләгән. Сугыш михнәтләренең нәрсә икәнен яхшы аңлый, егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсыннар иде дип теләп утыра. Без килгәндә Чаллыдан Венера апасы да ярдәм итәргә кайткан иде.
-Безнең бабабыз хәрби булган. Харьков янында барган сугышларда ятып калган. Әбиебезнең көн саен илләр тыныч кына булсын, сугышлар чыкмасын, дип кабатлаганын тыңлап үстек без. Сугышның нәрсә икәнен барыбыз да беләбез. Кәрәкәслеләр бердәм, безнең авыл халкы хәрбиләргә ярдәм итү буенча зур эш алып бара, - ди Гөлнара ханым.
Ул күп итеп кош-корт үстерә. Алардан да егетләргә өлеш чыгара. Каклаган казлар да, чәкчәген дә, печеньелар да җибәрә. Ә хәрби егетләребездән рәхмәт сүзләре ишетү аларга эшкә тагын да дәрт бирә.
-Югыйсә без аларга рәхмәт әйтергә тиеш. Алар безне саклый-яклый, алар аркасында без бүген тыныч тормышта яшибез, - ди ханым.
“Без үргән челтәрләр егетләребезне дошман күзеннән сакласын!”
Кәрәкәснең игелекле йөрәкле хатын-кызлары узган елның декабрь аеннан махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен маскировка челтәрләре үрә. Эшне клубта башласалар, бүгенге көндә элекке мәктәп булган бинада эшне алып баралар. Әлеге бинаны Наил Габдрахманов сатып алган булган, буш торгач, маскировка челтәрләре үрүчеләргә биргән. Салкын, бина җылытылмый, уты юк дип тормыйлар апалар, бер көн калмыйча 16лап кеше челтәр үрергә җыелалар. Шунысын да әйтик, кайчандыр читкә таралган Кәрәкәснең балалары лаеклы ялга чыккач, төп нигезгә кайтып, аны ныгытып, матур һәм мул тормыш алып баралар.
“Без лаеклы ялдагы кешеләр, буш вакытыбыз күбрәк. Шуңа да әлеге изге эштә бик теләп катнашабыз. Без үргән яшеренү япмалары хәрбиләребезне сакласын иде дип телибез. Эшләгәндә, догалар да укыйбыз, җырлап та алабыз, дустанә мохиттә эшлибез”, – ди апалар.
Бүгенге көнгә 72 челтәр үргәннәр. Авылда Тәслимә абыстай Вазагиева - маскировка челтәрләре үрү эшен оештыручы.
-Барыбыз да уртак нәтиҗә өчен тырышабыз, бер-беребезгә ярдәм итәбез. Безнең авыл халкы ихлас, ярдәмчел. Хәрби операциядә катнашучыларның җиңү белән кайтуларын көтәбез, – ди челтәр үрүчеләр.
Челтәр үрүчеләр арасында улы махсус хәрби операциядә катнашучы Мәдинә апа да бар. Ул Түбән Кама шәһәреннән Кәрәкәскә яшәргә күчеп кайткан.
-Безнең дә махсус хәрби операциядә катнашучы улларыбыз, кияүләребез, әтиләребезгә ничек тә ярдәм итәсебез килә. Челтәр үргәндә эшне башлау бик авыр булды, өйрәнгәнче кире сүтеп үргән очраклар да булды. Инде хәзер шомарып беттек. Өч көнгә 2-3 челтәр үрәбез. Безнең дә җиңүгә үз өлешебезне кертәсебез килә. Ничек тә егетләребезне дошман күзеннән сакларга иде дигән ният-теләкләр белә бу эшне башладык. Минем улым да өлешчә мобилизация игълан ителүнең беренче көннәреннән махсус хәрби операциядә катнаша. Ул Түбән Каманың бер заводында баш инженер булып эшләде. Хәрби кафедра бетерде, офицер. 11 ай инде аннан бер хәбәр дә юк. Аның исәнлеген теләп, һәр көн хәбәр көтәм. Әмма мине аның хезмәттәшләре ташламый, ялга кайткач минем яныма киләләр. Без егетләребезнең җиңү белән исән-сау кайтуларын телибез, - ди Мәдинә Солтанова.
Алла боерса, килер ул көн: егетләребез җиңү белән туган якларга әйләнеп кайтырлар. Без дә, әби-бабаларыбыз кебек, балаларыбызга, оныкларыбызга шушы хәрби операция турында сөйләрбез. Шул вакытта алар да, кайчандыр без әби-бабайларга сорау биргән кебек, ничек дошманны җиңдегез, дип сорар. Бердәмлек белән, уртак көч белән, дип җавап бирербез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев