Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

«Кайнар нокталар» да хәрби хезмәт үтүчеләргә хөрмәт белдерелде

Бүген шәһәрнең Азатлык китерүче солдат һәйкәле каршындагы тантаналы митинг үтте.

Совет гаскәрләрен Әфганстан җиреннән чыгаруга 35 ел тулуга багышланган чарада хәрби комиссариат вәкилләре, ветеран хәрбиләр, район җитәкчелеге, укучылар, яшьармиячеләр катнашты.

15 февраль — мөһим истәлекле дата: ул Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләр турында хәтер көне, илебездә бу көн 2011 елдан билгеләнә.

1989 елның 15 февралендә Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгару тәмамланды. Бу көнне Әфганстанда сугыш ветераннарын гына түгел, илдән читтә 30дан артык кораллы низагларда катнашкан башка хәрби хезмәткәрләрне дә искә алалар.

1979 елның 25 декабреннән 1989 елның 15 февраленәчә Әфганстан территориясендә булган гаскәрләрдә 550 мең совет солдаты һәм офицеры катнашты. Статистик мәгълүматларга караганда, ун елга сузылган сугышта 15 меңнән артык һәлак булучы, 10 меңгә якын физик мөмкинлеге чикләнүче теркәлгән. Безнең районнан әлеге бәрелештә 9 егетнең гомере өзелгән. Алар — Владимир Кухарев, Петр Осипов, Марат Кәбиров, Николай Филиппов, Камил Хәбибуллин, Илгизәр Гыймазов, Марат Фәйзуллин, Ильяс Хәйров, Дөлфәт Гыйззәтуллин.

Ә хәрби бурычын Чечен җирендә үтәгән 205 егетнең өчесе — Валерий Утяганов, Алексей Чернов, Валентин Скобелев туган җиренә исән кайта алмадылар.

Районда бүгенге көндә әфган сугышында һәм башка кайнар нокталарда катнашканнарны «Сугышчан бердәмлек» иҗтимагый хәрәкәте берләштерә. Аның җитәкчесе Сергей Хватков һәм башка батыр ир-егетләребезнең бүген яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүдә роле чиксез зур.

Искә алу чарасында катнашкан район башлыгы Разиф Кәримов бүгенге махсус хәрби операция шартларында да әлеге егетләрнең фронтка ярдәм оештыруда башлап йөрүчеләр булуын ассызыклады.

— Сез «кайнар нокта» ның ни икәнен үз җилкәгездә татыган кешеләр, шуңа да бүген хәрби зонадагыларның хәлен сездән дә ныграк аңлаучылар юк. Гуманитар ярдәм оештыруда, хәрбиләргә булышудагы эшчәнлегегез, яшь буынга Ватан кадере турында аңлату эшләре алып баруыгыз өчен рәхмәт сезгә! — диде ул.

Мөһим дата уңаеннан котлау сүзләрен хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов та җиткерде.

Интернациональ бурычын үтәгәндә һәлак булганнар бер минут тынлык белән искә алынды, мәңгелек ут янына кып-кызыл канәфер чәчәкләре салынды.

Соңыннан чара «Энергетик» Мәдәният сараенда, үзәк китапханәдә дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев