Кадерле хатын-кызлар, әниләр һәм әбиләр!
Сезне чын күңелдән Аналар көне белән котлыйм!
Аналар көне — иң якын һәм кадерле кешеләребез — әниләребезгә багышланган иң җылы, якты бәйрәмнәрнең берсе. Бөек һәм изге әниләребез мәхәббәте безне бишектән җылыта һәм саклый, тормыш авырлыкларын җиңәргә, яхшыга өметләнергә, уңышка ышанырга ярдәм итә. Ничә яшьтә булсак та, әниләребезнең җылы сүзе, назлы карашы, акыллы киңәше һәрберебезгә дә кирәк.
Фидакарь мәхәббәте, игелеге һәм балаларын армый-талмый кайгыртулары өчен муниципаль районның барлык әниләренә рәхмәтемне белдерәсем килә. Сез аларны ярдәмчел һәм мәрхәмәтле булырга өйрәтәсез, Ватанга һәм хезмәткә — мәхәббәт, кылган гамәлләре өчен җаваплылык хисе тәрбиялисез, дөнья белән аралашу шатлыгы бүләк итәсез. Гаилә традицияләрен ныгытуга һәм илнең лаеклы гражданнарын тәрбияләүгә керткән өлешегез бәяләп бетергесез.
Улларын илебезнең чын патриотлары итеп тәрбияләгән, бүген Ватаныбыз сагында торучы ир-егетләребезнең әниләре аерым хөрмәткә һәм тирән рәхмәт сүзләренә лаек. Сез нәфис иңнәрегездә тормыш мәшәкатьләренең төп авырлыгын күтәрәсез, авыр минутларда ир-атларыбызга ярдәм итәсез, туган районыбыз һәм республика үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертәсез. Бетмәс-төкәнмәс игелегегез, юмартлыгыгыз һәм чиксез сабырлыгыгыз өчен рәхмәт сезгә! Догаларыгыз, батырлыгыгыз һәм чиксез мәхәббәтегез хәрбиләребезне авыр сынаулар вакытында сакласын.
Күп балалы әниләргә, тәрбиягә бала алган гаиләләргә чын күңелдән соклануымны белдерәм. Сезнең тәҗрибәгез, энергиягез, зирәклегегез киләчәктә дә туган районыбызны үстерүгә һәм ныгытуга хезмәт итәчәк.
Барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, үзара аңлашу, балалар игелеге, озын гомер һәм тыныч күк йөзе телим!
Разиф Кәримов,
муниципаль район башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев