Юлларда иминлек — кешеләр исәнлеге ул
Юллардагы иминлек әҗере һәрвакыт кешеләр гомере, сәламәтлеге белән бәйле. Әлеге тема Зәй районы территориясендә дә бик актуаль.
Бу беренче чиратта район аша олы юллар узу белән бәйле, чөнки куркыныч һәлакәтләргә китергән аварияләр нигездә нәкъ менә зур трассаларда килеп чыга. Әлеге мәсьәләне район башкарма комитеты каршында эшләүче юл куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышында, аның рәисе Эмиль Галеев та аерым басым ясап ассызыклады. Юлда йөргәндә кагыйдәләрне төгәл үтәү һәркемнең бурычы булуын искәртте.
— Без бүген 2024 елда район территориясе юлларында хәлнең торышына күзәтү ясыйбыз һәм аеруча игътибар үзәгендә булырга тиешле мәсьәләләрне билгеләп, алга таба аларны булдырмау өчен профилактик чараларны көчәйтү турында сөйләшәбез. Статистикага күз салсак, узган ел кешеләр тән җәрәхәтләре алган 25 авария күпчелек очракта олы юлда кагыйдә бозып каршы як полосага чыгып хәрәкәт итү нәтиҗәсендә килеп чыккан. Шулай ук юл чатларында юл бирмәү, җәяүлеләрне үткәрмәү дә аяныч нәтиҗәләргә китергән. Менә шушы вакыйгалар, менә шушы саннар безне юлларда игътибарлы булырга кисәтә дә инде. Безгә һәркем кадерле. Шуңа да болай да чакрым саен куркыныч сагалау ихтималы зур булган юлларда саклык турында гел истә тотыйк, — диде ул.
2023 елда: 2024 елда:
Юл-транспорт очраклары: 411 438
Кешеләр җәрәхәтләнгән
һәлакәтләр: 32 25
Үлүчеләр: 4 6
Яраланучылар: 36 29
Юл һәлакәтләрендә күпчелек кешеләр үлеме һәм авыр җәрәхәтләр алуы бөтен илдәге кебек безнең районда да каршы як полосага чыгып хәрәкәт итү сәбәпле килеп чыккан. Район автоинспекциясе башлыгы Рамил Гарифуллин мондый аяныч аварияләрне күзаллау өчен һәм гыйбрәт алу өчен аерым мисалларда сөйләде.
«Әле 5 февраль көнне генә Чаллы-Зәй-Әлмәт юлында «КАМАЗ» машинасы каршы як полосага чыгып югары тизлектә хәрәкәт итү сәбәпле „LADA NIVA“ белән бәрелешә. Нәтиҗәдә җиңел машина йөртүчесе һәлакәт урынында ук үлә.
Узган елның 17 маенда да әлеге юлда „LADA PRIORA“ автомобиле йөртүчесе каршы як полосага чыгып хәрәкәт итеп „HOWO“ автомобиле белән бәрелешкән иде. Анда да LADA йөртүчесе урынга ук һәлак булды, аның ике пассажиры авыр тән җәрәхәтләре алды. 13 июльдәге авариядә дә без каршы якка чыгып югары тизлектә барган чил ил машинасы йөртүчесен югалттык. Күрәсез, мондый аварияләр кешеләр гомере бәрабәренә тора. Димәк, язмышны сынарга кирәкми, сакланганны саклармын, дигән мәкалне беркайчан да истән чыгармаска кирәк», — диде Рамил Галиәхмәт улы.
Ә урам юлларында исә кагыйдә бозып хәрәкәт итү җәяүлеләрне бәрдерү очракларын китереп чыгара. 2024 елда шундый 7 һәлакәт теркәлгән. Аларда 1 кеше үлгән, 6сы яраланган. Әле шунысы да бар һәлакәтләрнең 5се җәяүлеләр чыга торган зебраларда булган. Җәяүлегә юл бирмәгән өчен 214 машина йөртүчегә беркетмә төзелгән. Юл кагыйдәләрен үтәмәүче җәяүлеләр дә шактый, мондыйлар 429 кеше. Әлбәттә, саннар уйланырга мәҗбүр итә. Без белән торып үз-үзебезнең гомерен куркыныч астына куябыз, дигән сүз бу.
Рамил Гарифуллин исерткеч эчемлек кулланган хәлдә руль артына утыручыларга каршы да бөтен җәмәгатьчелек белән көрәшкәндә генә уңай нәтиҗәгә ирешеп була, ди. Юл инспекторларының үз вакытында андыйларны күреп туктатулары, халыкның игътибарлылыгы нәтиҗәсендә узган ел алкоголь кулланып транспорт чарасы белән идарә итүчеләр аркасында һәлакәтләр теркәлмәгән. Ел дәвамында 124 исерек машина йөртүчегә беркетмә төзелгән, шуларның 14е икенче кабат исерек килеш руль артына утыручылар.
Юл иминлеге өчен башка шартларның да уңай булуы бик мөһим. Комиссия утырышында юлларны төзекләндерү буенча максатчан программалар турында инфраструктура үсеше буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ренат Хаҗипов, кышкы юлларны чистартып тору мәсьәләләре буенча «Татнефтедор» җәмгыятенең Зәй автомобиль юллары идарәсе баш инженеры Алексей Спиридонов, «Благострой» җәмгыяте җитәкчесе Максим Сабанов, балалар арасында юл куркынычсызлыгы темасын пропагандалау эшчәнлеге хакында мәгариф идарәсе башлыгы Эрнст Сәфәргалев, авыл юллары торышын Кадер җирлеге башлыгы Людмила Барсукова бәян иттеләр.
Районда юлларны төзекләндерү – көнүзәк мәсьәләләрнең берсе. 2024 елда районның олы юлларында да, шәһәр, авыл урамнарында да күләмле төзекләндерү эшләре башкарылды. Быел да ул эшләр дәвам итәчәк. Трассаны кардан чистарту, шәһәр урамнарыннан кар чыгару, бозлавыклы юлларны хәвефсез итү чаралары да имин юллар өчен мөһим.
Ә балаларның юлларда куркынычсыз йөрүе өчен даими профилактик чаралар ярдәм итә. Хәзер районда 44 яшь юл инспекторлары отрядларында 656 бала катнаша. 20 мәктәп маршруты буенча 403 бала белем йортларына китерелә, өйләренә озатыла.
Ә Людмила Барсукова үз чыгышында авыл юллары аша тәүлегенә 40лап транспорт чарасы үтүен белдерде. Биредә халыкның күп өлеше күрше шәһәрләргә йөреп эшли, шуңа да юлларның кулланылышы аеруча актуаль.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев