Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Юллар салып, киләчәкне төзиләр

Октябрьнең өченче якшәмбесендә юл хуҗалыгы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә.

Бу көн — хезмәтләре һәм осталыклары белән юллар, күперләр һәм урам-юл челтәре объектларын төзүче, төзекләндерүче һәм тәртиптә карап тотучы кешеләрнең бәйрәме.

Юл хуҗалыгы торышы —районыбызның социаль-икътисади үсешенең төп күрсәткечләренең берсе. Нәкъ аларның хезмәте авырлыкларга, начар һава торышы шартларына карамастан, елның теләсә кайсы вакытында җәмәгать транспортының тотрыклы эшләвен, йөк һәм пассажир ташу иминлеген тәэмин итүгә юнәлтелгән.

«Татнефтедор» автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалында үз эшенең осталары булган, тәҗрибәле белгечләр, хезмәткәрләр эшли, алар үзләренә йөкләнгән эшне зур җаваплылык белән башкара.

Әлбәттә, идарәнең уңышлы эшләве матди базаның ныклы булуы белән беррәттән коллективның бергә тупланып эшләвенә дә бәйле. Юл хезмәтен үз һөнәренә тугрылар гына үз итә, чөнки алар яңгырда да, буранда да, эссе көннәрдә дә, гомумән, төрле һава шартларында авыр хезмәт башкара. Коллектив 116 кешене берләштерә. Алар тәҗрибәле белгечләр, күпләре шушы тармакка 20-30 ел гомерен багышлаган хезмәт алдынгылары. Бүгенге көндә Зәй автомобиль юллары идарәсе 418 километр автомобиль юлына хезмәт күрсәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев