Югарымәлемлеләр — тырыш халык
Бүген Зәй районы Югары Мәлем авыл җирлегендә район башлыгы Разиф Кәримов, җитәкчеләр катнашында авыл җирлекләре башлыкларының күчмә семинары үтте.
Семинар фермер Фаил Хәкимуллин хуҗалыгын караудан башланды. «Агростартап» гранты алып 50 баш үгезбозаулар асраучы Гөлнара һәм Фаил семинарда катнашучыларны үз эшләре белән таныштырдылар.
Шулай ук Югары Мәлемдә федераль программа кысаларында заманча төзекләндерелгән Басарай елгасы күпере дә аерым игътибарга алынды.
— Авыл халкы өчен кирәк булган һәр объект көнүзәк мәсьәлә буларак хәл ителә. Югары Мәлемдәге бу күпер авылның уртасыннан агучы елга аша салынып, бер урамнан икенче урамга узуны уңайлы итте. Бу инде әлеге җирлектә шундый заманча икенче күпер. Шуңа да һәр авыл җирлеге башлыгы үз территорияләрендә кирәкле булган эшне билгеләп, аны хәл итү юлларына керешүне башлап йөрергә тиешләр, — дип мөрәҗәгать итте Разиф Галиевич авыл җирлекләре башлыкларына.
Авылны күзәтү барышында күркәм төстәге авыл уртасындагы мәчеттә күз уңыннан читтә калмады. Мәчетне әле быел гына шушы авылдан чыккан, хәзер Казан шәһәрендә яшәүче эшмәкәр Азат Хәкимуллин төзекләндергән.
«Тышкы яктан яхшылап җылытылып, заманча материаллар белән матур фасад ясалды. Авыл картлары, мәчеткә йөрүче һәркем Азат әфәндегә бик зур рәхмәтле», — дип ассызыклады авылның имамы Айрат хәзрәт Солтанов.
Шулай ук, авыл җирлегендә янгын куркынычсызлыгы өчен җаваплы муниципаль янгын куркынычсызлыгы хезмәте эшчәнлеге дә каралды. Районда төрле җирлекләрдә 8 менә шундый хезмәт эшли, бу исә шәһәрдән ерак урыннарда гадәттән тыш хәл килеп чыкканда тиз арада чара күрү өчен бик мөһим. Югары Мәлемдә җирлекнең муниципаль янгын сагы оешмасы җитәкчесе Ислам Магомедов белдерүенчә, янгыннан саклану чаралары турында халыкка җиткерелә, кисәтү-профилактика эшләре үткәрә. Ялгыз яшәүче, куп балалы гаиләләргә автоном янгын хәбәр итү җайланмалары куелган. Янгынга каршы гидрантлар вакытында карап, чистартылып тора.
Ә семинарның пленар өлеше авыл мәдәният йортында узды. Биредә иң башта республикада терекләр арасында килеп чыккан бруцеллез авыруы сәбәпле районның гадәттән тыш хәлләр буенча эшләүче комиссиясе утырышы үтте. Анда баш ветеринар табиб Фоат Исламов, район башкарма комитеты җитәкчесе, комиссия рәисе Эмиль Галеев авыл җирлекләре башлыкларыннан һәр терлек тотучы хуҗалыкка хәлне аңлатуны, тиеште прививкалар ясатуны контрольгә алуны, читтән кергән шикле малларга кызыкмау мөһимлеге турында сорадылар.
Ә Югары Мәлем авыл җирлегенең социаль-көнкүреше турында җирлек башлыгы Ленар Сибгатуллин бәян итте.
— Безнең авыл җирлегендә 195 баш эре мөгезле терлек исәпләнә. Шуларның 85е савым сыер, кәҗә-сарыклар 265 баш. 2023 елда сыер, кәҗә асраучы хуҗалыкларга субсидия кучерелде. Авыл халкы кышка житәрлек печән әзерләде, пай жирләре өчен агрофирма тарафыннан арпа, бодай бирелде.Кеше өчен иң зур байлык-сәламәтлек. Авыл җирлегендә, 2 ФАП эшли. 65 яшьтән өлкәннәр график буенча район дәваханәсенә диспансеризациягә йөри. Диспансеризация, профилактик чаралар, прививкалар вакытында үткәрелеп бара.
2022 елда район житәкчеләре ярдәме белән безнең жирлеккә "Татнефть«ның хәйрия фондыннан иске су торбаларын алыштырырга 750мең сум, район бюджетыннан 83мең сум акча буленеп бирелде. Үзәк, Елга аръягы, Тукай урамнарында барлыгы 1200 метр иске су торбалары алышынды, өстәмә ике пожар гидранты урнаштырылды. 2023 елда өстәмә керем акчасына Яшьләр урамында 100 метр су торбасы алыштырылды, өстәмә 1 пожар гидранты урнаштырылды. Алга таба тагын 450 метр су торбасын алыштырып, 3 пожар гидранты урнаштырсак, су проблемасы бетә. Авыл уртасына төшкән «Тау Чишмәсе» авылыбыз халкының яраткан урынына әйләнде. Эшләнәсе эшнең төп өлеше башкарылды, төзекләндерү эшләре калды, — диде ул.
Авылларда җирле бюджетны тулыландыруның бер ысулы булып үзарасалым программасы тора. 2023 елда җирлектә үзара салым хисабына Югары Мәлемдә Сабантуй жирендә төзекләндерү эшләре башкарылган. Тукай, Елга аръягы урамнарына өлешчә таш түшәлгән, ә село Налимда Гагарин урамының бер өлешенә таш түшәлгән.
— Белгәнебезчә 2022 елдан махсус хәрби операция бара. Өлешчә мобилизация кысаларында безнең җирлектән егетләребез дә хәрби хезмәттә. Алар белән булдыра алган чаклы элемтәдә торабыз. Район тарафыннан һәрдаим үткәрелә торган гуманитар ярдәмгә безнең җирлектә яшәүчеләр дә актив катнашалар. Авылыбызның хатын-кызлары, әбиләр тарафыннан җылы оекбашлар бәйләү оештырылды, мәктәп коллективы, укучылар окоп шәмнәре ясыйлар. Мәдәният йортында маскит челтәрләр үрү эше оештырылып, анда авылдашларыбыз үз өлешен кертә, — дип горурланып сөйләде җирлек башлыгы.
Соңыннан Разиф Кәримов семинарга нәтиҗә ясап, югарымәлемлеләрнең тырыш булуларын ассызыклады. Утыз елдан артык җирлек белән идарә иткән Фәнзия Николаеваның тырыш эшен нәтиҗәле дәвам итүче Ленар Сибгатуллинга уңышлар теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев