Иске Зәйлеләр ил батырларын хөрмәтләде
Җиңү бәйрәме ул – сугыш һәм хезмәт батырларын хөрмәтләү, хәтерләрне ныгыту көне дә.
Бүген Зәйнең Иске Зәй бистәсендә Җиңү көненә багышланган тантаналы митинг нәкъ менә сугыш чоры балаларын хөрмәтләп, бүгенге көндә ерак бабаларының батырлыгын дәвам итүче махсус хәрби операциядә катнашучыларга рәхмәт белдереп, аларның әниләренә, якыннарына ихтирам күрсәтү билгеләп үтелде.
Районыбызда бу мөһим датага багышланган чаралар инде күптәннән барса да, аның иң дулкынландыргыч мизгелләре бәйрәм уңаеннан оештырылучы митингларда. Бүген районыбызның авыл җирлекләрендә, Иске Зәй бистәсендә халык истәлекле урын-һәйкәлләр каршына җыелып бу тантаналы чараларда катнашты.
Бөек Ватан сугышы батырларына, тыл хезмәтчәннәренә дан җырлаучы Иске Зәй бистәсендәге батыр солдат сыны да ул көнне гүя тын гына тантаналы мизгелләрне күзәтте.
Район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, хәрби комиссариат вәкиле, «Сугышчан бердәмлек» иҗтимагый оешмасы әгъзасы мөхтәрәм ветераннарны, искезәйлеләрне тәбрикләделәр.
— Бүгенге шартларда ил иминлеге сагы безнең күзалдыбызда аеруча калкуланды. Бүген без Бөек Ватан сугышында Җиңү көнен якынайтучыларга тирән рәхмәт хисләрен җиткерәбез. Ә хәзерге вакытта ил сагында булучыларга түземлек, җиңү белән туган төбәгебезгә тизрәк әйләнеп кайтуларын телибез, — басым ясады Петр Сергеевич үз чыгышында.
Ә тыл ветераннары тантаналы митингны сугыш чорларын күзаллап күзәтте.
— Мин сугыш башланганда 4нче сыйныфны тәмамлаган идем. Мәскәү өлкәсенең Емельяновка авылында туып, үстем. Сугыш чорында без фашист илбасарлары бомбага тоткан шартларда укыдык, яшәдек, эшләдек. Әтиебез фронтка китеп һәлак булды, без әни белән биш бала үстек. Бик нык педагоггия өлкәсендә белем алып, шул һөнәр буенча эшлисем килгән иде. Тик сугыш чоры хыялларны чәлпәрәмә китерде. Без яшүсмерләр ткгеәргә өйрәнеп, сугышчыларга киемнәр тектек. Аннан соң зоотехник белгечлеге алып, юллама белән Зәйгә килергә туры килде. Биредә тормыш корып, иптәшепм белән өч бала тәрбияләп үстердек. Бүгенге көндә балаларым кадер-хөрмәтендә Иске Зәй бистәсендә гомер итәм. Һәр ел саен 9 май уңаеннан митингта катнашып, бомба яңгыры астында эшләгән чорлар күзалдына килә, — дип сөйләде сугыш чоры баласы, быел 96 яшен тутырган Антонина Николаевна Алинтиева.
Митингка махсус хәрби операциядә уллары һәлак булган Анастасия Агашкина һәм Валентина Кәлимуллина да чакырылган иде. Алар сугыш чорын гәүдәләндергән театрлаштырылган тамашаны күз яшьләре белән карадылар.
Ә чараның быел төп үзенчәлеге булып Иске Зәйдә хәрбиләргә маскет челтәрләр үрүче волонтерлар тарафыннан башкарылган хор торды. Алар патриотик рухта башкарды сугыш чоры җырын.
Укучылар, мәдәният хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән театрлаштырылган тамаша, үзенчәлекле парад мәһәббәт һәйкәлгә чәчәкләр кую, һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алып йомгакланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев