Иске Зәй пляжында суның сыйфаты барлык тиешле таләпләргә җавап бирә
Көннәр җылытып җибәрде. Алга таба синоптиклар җылы һава торышы вәгъдә итә. Әлбәттә, көннәр эссе торганда халык су буена ял итәргә, су коенырга ашыга.
Районда рәсми рәвештә Иске Зәйдә пляж эшли. Иске Зәй пляжында «Роспотребнадзор»ның Зәй бүлеге белгечләре су сыйфатын контрольдә тота.
«Коену сезоны дәвамында безнең белгечләр урыннарындагы сулыкларда суның сыйфатын тикшереп тора. Беренче проба коену сезоны башлангачы — 29 майда алынды. Бүгенге көндә Иске Зәй пляжында суның сыйфаты барлык тиешле таләпләргә җавап бирә. Микробиологик күрсәткечләргә — 10 көн саен, паразитологик һәм санитар-химик анализлар айга бер мәртәбә алына. Алар ике урыннан — яр буеннан һәм елганың тирәнрәк урыннан тикшерелә, — ди «Роспотребнадзор»ның Татарстан буенча идарәсенең Түбән Кама һәм Зәй районнары территориаль бүлеге белгеч-эксперты Венера Галиуллина.
Шулай ук пляжда иминлекне тәэмин итү өчен коткаручылардан торган пост эшли. Ял күңелле булсын өчен, пляжга килүчеләр дә үз иминлегенә җаваплы карарга тиеш. Аларның вазифаларына түбәндәгеләр керә: моның өчен билгеләнгән урыннарда гына су керү, су объектларында кешеләр тормышын саклау кагыйдәләре белән билгеләнгән таләпләрне үтәү. Пляждагы мөлкәтне һәм җиһазларны бозган өчен закон бозучыларны штрафлар көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев