Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

«Иң кадерлесе — балалардан килгән хатлар»

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан «Сезнең тормыш — үзе бер батырлык» дип аталган газетабыз акциясен башлап җибәрәбез.

Без солдат хезмәте үтүче, мобилизация буенча чакырылган, үзе теләп Ватаныбыз сагына баскан Зәй егетләре белән горурланабыз. Шуларның берсе — районыбызның Бохарай авылы егете.

«Вал» позывноен йөртүче әлеге егет 2022 елның 28 октябрендә өлешчә мобилизация кысаларында Ватаныбыз сагына баскан. Аңа 24 яшь. Чакырылыш буенча хәрби хезмәтен Чиләбе өлкәсендә үткән. Без аның белән ул ялга кайткач очраштык.

-Безнең анда егетләрнең һәр көне — бер батырлык. Полкыбызда Зәй егетләре дә бар. Туган яклар, әлбәттә, сагындыра. Безгә якыннарыбыз, дуслар, якташларыбыз терәк булып тора, көч бирәләр. Балалардан өчпочмаклы хатлар, рәсемнәр алу бик дулкынландыра. Ул хатларны ята торган урын янына беркетеп куябыз. Һәрбер килгән хат хәрбиләребезнең күңелен күтәрә, — ди якташыбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев