Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Имәнлебаштан Әхмәтҗановлар гаиләсе «Гаилә тарихында гасырлар авазы — Тарихта без эзлебез» китабына кертелгән

Бүген Казанда Галиәсгәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында «Гаилә тарихында гасырлар авазы — Тарихта без эзлебез» шәҗәрә фестивале узды.

 Фестиваль шәҗәрә традицияләрен саклау һәм үстерүгә, гаилә элемтәләрен ныгытуга, шулай ук Татарстан тарихына һәм гаиләсенә карата киң җәмәгатьчелекне кызыксындыруга юнәлтелгән.

Фестивальдә Зәйдән муниципаль этапта җиңү яулаган Охотниковлар, Мөхәсимовлар, Сальниковлар гаилә әгъзлары дәрәҗәле кунаклар буларак катнашты. Узган ел бишенче юбилей фестивалендә Зәй данын Имәнлебаш авылыннан Әхмәтҗановлар гаиләсе яклады. Аларны да быелгы фестивальгә кунак итеп чакырганнар иде. Әхмәтҗановлар гаиләсенә «Гаилә тарихында гасырлар авазы — Тарихта без эзлебез» шәҗәрә фестиваленең юбилее уңаеннан нәшер ителгән истәлекле китап бүләк ителде. Әлеге китапка Әхмәтҗановларның да исемнәре кертелгән.

Ирина Бертман фотолары һәм шәхси архивтан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев