Игътибар! Иртәгә Зәйдә кар чистарту буенча гомумшәһәр өмәсе узачак
Бу хакта шимбә киңәшмәсендә район башлыгы Разиф Кәримов хәбәр итте.
5 февральдә - дүшәмбе көнне барлык сәнәгать предприятиеләре, оешмалар, бюджет учреждениеләре, коммерция структуралары, ТМШ һәм идарәче компания хезмәткәрләре үз территорияләрендә һәм янәшәдәге биләмәдәге карны чистартуга чыга.
Юл хезмәтләре тәүлек әйләнәсе эшләү нәтиҗәсендә шәһәрнең барлык урамнарында юл йөрү тәэмин ителгән. Ләкин кибетләр парковкалары, күпфатирлы йортларның контейнер мәйданчыклары кардан тулысынча чистартылмаган, кайбер предприятиеләр һәм оешмалар территориясендә зур күләмдә кар тупланган, паркларда һәм микрорайоннарның шәхси секторында бөтен җирдә дә тротуарлар ачылмаган.
- Кар җыю һәм чыгару буенча штат режимына керү өчен дүшәмбе көнне гомумшәһәр өмәсе игълан итәбез. Барыгызны да анда катнашырга чакырабыз. Башкарма комитет, бюджет оешмалары хезмәткәрләре, активистлар һәм волонтерлар беркетелгән территорияләрдә һәм ярдәм кирәк булган участокларда карны чистартачак. Күпфатирлы һәм шәхси йортларда яшәүчеләрне дә кар җыю эшенә кушылырга чакырабыз, - дип мөрәҗәгать итте район башлыгы шәһәр активына.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев